Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Нариман — яхшы кешеләре белән

Бүгенге язмада районыбызның Нариман авылы белән якынрак таныштырырга булдык. Район үзәгеннән 40 чакрым ераклыкта булган бу авылда күпчелек керәшеннәр яши.

Татарстан Республикасы Милли архивы мәгълүматларына караганда, ТАССР Халык комиссариаты карары белән алпавыт Нератовның биләмәләреннән 642,17 дисәтинә җир бүлеп бирелгән. Авыл тарихына озак тукталып тормый, танылган дәүләт һәм партия эшлеклесе, язучы Нариман Нариманов истәлегенә аталуы турында гына язып китик. Бу җирләргә күченеп килгән халык та бу исемгә риза була, чөнки Нариман борынгы татар телендә көчле рух, батыр дигәнне аңлата.

Авыл әкренләп киңәя. 1933 елның 1 февралендә авылда Нариманов исемендәге беренче колхоз оеша. Бөек Ватан сугышыннан соң Нариманов исемендәге колхоз «Прикамский» совхозына керә. 

Тик Советлар Союзы таркалып, үзгәртеп корулардан соңгы икътисади җимереклек безнең район авылларын да читләтеп үтми.

2005 елдан Нариманда зур үзгәрешләр башлана. Биредә яңа мәктәп төзелә, тик ул 2007 елда укучылар булмау сәбәпле ябыла, князь Александр Невский хөрмәтенә храм, мәдәният йорты, кибет төзекләндерелә, авыл башындагы матур урында урнашкан изге чишмә дә тәртипкә китерелә, буа тирәнәйтелә, юллар ремонтлана һәм салына...

Авыл халкы үзенең үткәненә зур хөрмәт белән карый, хатын-кызлар бүген дә әби-бабаларыннан калган кул эшләрен тоталар. Күп итеп сарык асрыйлар, аның йонын эрләп чүлкәбаш бәйлиләр. 

Нариман авылында «Нариман керәшеннәре» фольклор ансамбле уңышлы гына эшләп килә. Ансамбль 2022 елның 31 мартында авыл клубы каршында оеша. Клуб җитәкчесе Ксения Владимировна Федотова ансамбльне оештырып җибәрүче дә, җитәкчесе дә булып тора. Ансамбльгә йөрүчеләрнең төп максаты һәм хыялы — авыл халкына гына хас булган гореф-гадәтләрне, җырубиюләрне һәм йолаларны саклау һәм яшь буынга түкми-чәчми җиткерү. 

«Нариман керәшеннәре» мәдәни чараларда, бәйрәмнәрдә еш чыгыш ясый, тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә. 

Нариман авылы һәрвакыт яхшы кешеләре белән дан тоткан. Анда уңышлы эшли һәм зур күрсәткечләргә ирешә беләләр.

***

22 февральдә 13:00 сәгатьтә Казан шәһәре, М.Худяков урамында урнашкан «Җырчы Җәкәү җорты»нда, (11 җорт) МАЙ ЧАБУ бәйрәме уздырыла. 

Бик борынгы заманнан сакланып килгән, көтеп алынган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсенә республикабызның барлык шәһәр-авылларыннан да кунаклар чакырыла. 

Программада уен-көлке, җыру-бию, кайнар тәбикмәкләр белән чәй эчү каралган. 
*** 
26 февральдә көндезге өчтә шул ук «Җырчы Җәкәү җорты»нда Түбән Кама районы керәшеннәре мәдәниятенә багышланган айлыкны йомгаклау тантанасы була.

Айлыкта үткән чараларга нәтиҗә ясап, концерт-тамашада бик күп керәшен ансамбльләре, җырчыларының чыгышлары көтелә. Шулай ук күргәзмәдә куелган милли киемнәр, көнкүреш әйберләре белән танышырга мөмкин булачак. 

Әлеге чарада да түбәнкамалыларны көтеп калабыз.

 

Халык йолаларын саклап 
Ольга Вәлиуллина — тәҗрибәле профессионал җырчы, режиссер. Ул бүгенге көндә «Сүрәкә», «Баш чишмә», «Җиз кыңгырау» яшьләр төркемнәрен җитәкли.

Ул әле Түбән Каманың унике керәшен ансамбленең таянычы, кураторы да. Алай гына да түгел, биш елдан бирле «Вольные распевы» казаклар җыр ансамбле җитәкчесе вазыйфаларын да башкара. Ансамбльның төп максаты — керәшен халкының җыруларын өйрәнү, репертуарда булган җыруларны яңарту, саклап калу. 

Ольга Владимировна Түбән Кама районының Балчыклы авылында узучы «Питрау» бәйрәмен оештыручы, сценариен язучы һәм алып баручысы, сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә багышланган «Йөрәктән-йөрәккә» фестиваленең дә оештыручысы һәм алып баручысы. Алай гына да түгел, Түбән Кама районында узган чараларда, республика фестиваль-конкурсларында актив катнаша Ольга. Аның башкаруындагы җырлар «Союз», «Спас» телеканалларында да яңгырый. 

Ольга Вәлиуллинаны коллегалары хөрмәт итә, тамашачылар чыгышларын көтеп ала. Ул игелекле, җаваплы, игътибарлы һәм әдәпле. Ольга Владимировна Түбән Кама шәһәрендә православие культурасын саклау һәм үстерү буенча Координация советы әгъзасы, «Россия һәм чит ил казаклары союзы» иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсенең мәдәният буенча киңәшчесе, «Халык вокалы» номинациясендә республика һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты булып тора.


Керәшен халкым минем, яшә мәңге!
Безнең Татарстаныбызда йөз җитмештән артык милләт һәм халык дус һәм тату яши! Халык — республикабызның зур байлыгы. 2023 ел Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм горефгадәтләр елы дип игълан ителде. 

2021 елда Казан шәһәренең Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәнияте үзәге республикабызның төрле районнарында яшәүче керәшеннәрнең культурасын, гореф-гадәтләрен барлау максатыннан «Җакын дуслар җыелгач» дип исемләнгән мәдәни айлыклар проектын башлап җибәрде. Быелның февраль ае Түбән Кама районы керәшеннәре мәдәниятенә багышлана. 

Иң борынгы сәнгать — халык сәнгате һәм аның күптөрлелеге: музыка, җыр, бию, уеннар, йолалар һәм традицияләр. Болар барсы да үзенчәлекле, искиткеч матурлык, ата-бабаларыбыз белән элемтә, бу буыннанбуынга сакланып калырга тиешле тарих! Менә 30 елдан артык Түбән Кама керәшен җәмгыяте киләчәк буыннар өчен үз халкының мәдәниятен һәм йолаларын саклап калуда зур өлеш кертә. 

Мәдәни айлык барышында социаль челтәрләрдә Түбән Кама керәшеннәренең көнкүрешен, мәдәниятен һәм горефгадәтләрен чагылдыра торган мәгълүмат урнаштырылып барылды, шәһәрдә һәм Казанда җирле коллективлар катнашында әдәби кичәләр узды. 

Түбән Кама шәһәре тарихында керәшен авыллары мөһим урын алып тора. Районның ун керәшен авылы, шул исәптән: Чәбья, Актүбә, Сүбәләк (Соболеково), Алан, Сосновка авыллары яшәүдән туктый. Алар шәһәр төзегәндә юкка чыгалар. Түбән Кама үскән, зурайган саен кемнеңдер авылы, кемнеңдер туып-үскән йорты, балачак еллары үткән туган почмагы бетеп барган. 

Тик шулай да, бу авыллардан чыккан кешеләр бүгенге көндә керәшеннәрнең халык мәдәниятен, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен саклап калу өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр. 

Бүгенгесе көндә ике авыл турындагы хатирәләрне Түбән Каманың Актүбә һәм Чәбья урамы исемнәре саклый. Бу хакта 31 мәктәп каршындагы иҗади берләшмәдә Алевтина Даутова җитәкчелегендә шөгыльләнүче укучылар керәшен авылларының үткәне, керәшен мәдәнияте үзенчәлекләрен өйрәнәләр, фәнни эшләр башкаралар. 

«Агач тамырлары белән көчле» дигән мәкальне күпләрегез хәтерлидер, ә халык бердәмлеге, үткәнен хөрмәтләве һәм киләчәк буынга саклап кала алуы белән көчле. Шуңа күрә бердәм булып, дус-тату, аралышып, милли йолаларыбызны барлап һәм саклап яшәргә язсын.

Сәхифәдә кулланган фотолар шәхси архивлардан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев