Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Нариман авылы мәдәният йортына грант кысаларында яңа гармун сатып алынды

Бу керәшеннәрнең этнографик мәдәни-агарту җәмгыяте ярдәмендә мөмкин булды.

Керәшеннәрнең этнографик мәдәни-агарту җәмгыяте ярдәмендә Нариман авылы мәдәният йортына грант кысаларында яңа гармун сатып алынды. 

Әлеге зур бүләк өчен нариманлылар Тамара Баһаветдиновага зур рәхмәтләрен җиткерәләр. 

*** 
Колмакчы мәдәният йортында Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган «Минем Россиям» рәсем конкурсы узды.

Рәсем ясарга керешкәнче, мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән әлеге бәйрәм турында әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында бәйрәмнең тарихы турында белделәр, дәүләт гербы һәм флагы турында мәгълүмат тупладылар. Балалар рәсемнәрендә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә омтылдылар.

*** 

Кече Җирекле авылында Сабантуй бәйрәме бик матур оештырылып, бар халык рәхәтләнеп күңел ачты, төрле уеннарда катнашты. 

Сабантуйга кигән матур күлмәкләрне пычратудан да курыкмыйча савытка салынган катыктан тәңкә эзләделәр, элекэлектән килгән матур уен — бүрәнәдә капчык сугышында катнаштылар, кул көрәштерделәр. Җиңүчеләргә бүләкләр дә яхшы, зәвыклы иде. 

Авылның җирле талантлары, чакырылган җырчылар чыгышы нур өстенә нур булды.

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев