Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Милләтенең асыл кызы

«Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

«Халык вокалы» номинациясендә шәһәр, республика, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Ольга Владимировна 2020 елдан «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамблен җитәкли. О. Вәлиуллина үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү белән шөгыльләнә, керәшеннәрнең мәдәниятен, телен, рухи кыйммәтләрен һәм традицияләрен торгызуда һәм саклауда актив катнаша. Ул керәшен җәмгыяте үткәргән чараларны, концертларны, күргәзмәләрне оештыруда башлап йөри, алай гына да түгел сценарийлар яза һәм күп кенә чараларның алып баручысы да. Тынгысыз күңелле Ольга Владимировна районыбызның авылларына йөреп, борынгы җырларны яздыра, керәшен халыкларының йолаларын, традицияләрен һәм биюләрен өйрәнә. 

Ольга Вәлиуллина кешеләрне үзенә җәлеп итә белә. Керәшен халкының милли уеннарын, йолаларын яшьләргә җиткерү максатыннан оештырылган «Җиз кыңгырау» яшьләр фольклор ансамле уңышлы гына эшләп килә һәм халык арасында абруй казанды. Бу урында Ольга Владимировнаның Түбән Кама районының барлык 12 керәшен ансамблен җитәкләвен әйтми калсак һич ярамас. Үзе генә түгел, гаиләсе белән иҗади кешеләр алар һәм шәһәр күләмендә уздырылган бер генә чарадан да читтә калмыйлар.

Фотолар шәхси архивтан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев