Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Милләтебезнең асылташы ул

Якташыбыз, олы йөрәкле иганәче, милләтебезнең асыл улы Валерий Иванов II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.

Бу дәрәҗәле бүләкне аңа Казан Кремлендә узган рәсми бүләкләү тантанасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. 

Керәшен халкының алтын баганасы, тыйнак һәм булдыклы да Валерий Иванов чыгышы белән районыбызның Келәтле авылыннан. Ул «Полиметаллинвест-НК» оешмасын җитәкли һәм туган ягы, милләте өчен зур эшләр башкара. Аның матди ярдәме белән Олы Аты авылында Покров Божьей Матери чиркәве төзекләндерелде. Түбәнкамалылар яратып йөри торган Келәтле авылының мул сулы чишмәсе тирә-ягы да Валерий Иванов ярдәме белән төзелгән. Шулай ук шәһәребездәге «Рождество Христово» чиркәвен төзүдә зур иганә ярдәме күрсәтте ул.

Болардан тыш, халкыбызның милли бәйрәмнәрен уздыруда оештырып йөрүче һәм матди ярдәм күрсәтүче дә В. Иванов. Башкарылган игелекле эшләре бик күп булса да, күпләр кебек, аның белән адым саен мактанып йөрми ул. 

Нишлисең, заман үзгәрәме, кешелек дөньясымы — авыр хәлдә калучыларга, нинди дә булса җәмәгать эшләрендә матди ярдәм күрсәтүчеләр елдан-ел сирәк очрый. Яшәү мәгънәсен, тормыш рәвешен башкаларга ярдәм итүгә, милләтнең рухи кыйммәтләрен саклап калуга багышлаган Валерий Иванов кебек иганәчеләр булганда кешелек дөньясының рухи хәзинәсе югалмас. 

Фотода: иганәче Валерий Иванов Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин белән Келәтле авылында узган Питрау бәйрәмендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев