Күршеләрдә кунакта
Тамара Баһаветдинова җитәкчелегендәге Түбән Кама «Керәшен» этнографик мәдәни-агарту җәмгыяте делегациясе күрше Алабуга шәһәрендә «Ак каз» ансамбленең юбилей концертында булды.
Ансамбль быел үзенең 35 еллык юбилеен бәйрәм итте. Тамашачыларны искиткеч матур җырлары, уникаль репертуарлары белән сөендереп торганнары өчен үзебезнең җәмгыять исеменнән рәхмәт белдерәбез! Коллективка яңа казанышлар, бетмәс илһам чыганагы телибез. Әле тагын бик күп еллар үз тыңлаучыларына үзенчәлекле көйләрен җиткереп торсыннар!
Халык белән тыгыз элемтәдә
Түбән Камага Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий килде.
Ул шәһәр чиркәүләрендә булып, төрле дин вәкилләре белән очрашты. Бүген без аның сезгә таныш булмаган яклары турында язып китәргә телибез. Әле күптән түгел генә сайланган епископ 1976 елның 5 июлендә Мәскәү шәһәрендә гади гаиләдә туа. Балачагында чиркәүдә чукындырыла. Рухани булганчы, Мәскәү станок-инструментлар төзелеше институтында инженерлыкка укып, югары белем ала. Институттан соң семинариягә укырга кереп, дин юлыннан китә. Шулай итеп, аның мәхәллә кешесеннән епископка кадәр юлы башлана.
Ул инглиз телен яхшы белә, яшьтән үк спорт белән шөгыльләнә — йөзәргә ярата, Шекспир, Достоевский, Гоголь, Пастернакны яратып укый. «Киләчәктә татарча өйрәнергә телим, бәлки әле чуваш телен дә өйрәнермен», — ди ул.
Епископ Пахомий замана белән бергә атлый, социаль челтәрләрдә аның дистәләгән мең язылучысы бар. Интернет дөньясын һәр җәмәгать эшлеклесе өчен тормышның кирәкле бер өлеше дип саный. Бу урында аның әле тагын бер җитди хоббие — архитектура турында язмый ярамас.
Чистай һәм Түбән Кама епискобы Түбән Кама шәһәрендә дини тормышны үстерү буенча планнар төзи. Шәһәрдә чиркәү-агарту үзәге булдыру турында хыяллана.
Хөрмәтле карендәшләр, дуслар!
Барыгызны да зур бәйрәм — Тручын белән котлыйм. Бәйрәмнәр халык тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Әти-әнисенең күркәм сыйфатларын алган бала кебек, халык бәйрәмнәре дә гасырлар дәвамында халыкның тарихын, дини, яшәеш үзенчәлекләрен үзенә сеңдергән. Җәйләр сыман иркен һәм киң күңелле, җәйге яланнардагы аллы-гөлле чәчкәләр кебек нәфис безнең керәшеннәр бу дөньяга үзгә бер яктылык, яхшылык өсти, һәр милләт һәм традицион диннәрдәгеләр белән туганнарча тату яши; илебездә тынычлык-иминлек булсын өчен тырыша. Киләчәктә дә күпмилләтле Татарстаныбызны төрле милләтләрнең дуслык йорты итү өчен, безнең керәшеннәр кулдан килгәннең барысын да эшләр дип ышанам.
Тамара Баһаветдинова, Түбән Кама «Керәшен» мәдәни-этнографик җәмгыяте рәисе.
Гаилә — җылы учак
Гаилә — безне шәхес булырга өйрәтүче, яратучы, яклаучы. Балачакта гаиләдә алган тәрбия дәресләрен без гомер буе саклыйбыз.
15 май — Халыкара Гаилә көне. Әлеге бәйрәм Россиядә 1995 елдан билгеләп үтелә. Шәһәребезнең 43 нче балалар бакчасында шушы уңайдан күңелле чара булды.
Бәйрәмдә Кызыл Чишмә бистәсендәге «Әкият» балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче һәм «Баш Чишмә» фольклор ансамбле хореографы Надежда Кузьмина оныгы Яна Кузьмина (фотода) белән бергә керәшен биюен башкарды. Онык белән әбинең оста биюен тәрбиячеләр дә, балалар да яратып кабул итте һәм алкышларга күмде.
Милли йолаларны барлап
16 майда Халыклар дуслыгы йортында «Керәшен халкының онытылган традицияләре» грант проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча оештыру җыелышы узды.
Җыелышта Түбән Кама керәшен ЭКПО рәисе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова, «Сүрәкә» фольклор ансамьле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина, «Заман» уку һәм аралашу үзәге директоры Ольга Афонова, 31 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе мәнфәгатьләре буенча иҗади берләшмә җитәкчесе Алевтина Даутова, татар теле һәм әдәбият укытучысы, «Баш Чишмә» ансамбле җырчысы Зинаида Пестрова катнашты. Алар 13 июльдә «Гаилә» паркында узачак күргәзмә-экспозицияләрне презентацияләү, «Керәшен халкының онытылган традицияләре» клиплар циклын булдыру һәм трансляцияләү, «Керәшен дигән халык бар» бәйрәмен үткәрү буенча чаралар турында фикер алыштылар.
«Керәшен» этно-мәдәни җәмгыяте халкының мәдәни мирасын барлау һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыру максатыннан Түбән Кама районының керәшен авылларында яшәүчеләр турында эзләнү-тикшеренү эшләрен алып баруны дәвам итә. Хәзерге вакытта Чәбия авылыннан чыккан кешеләр өчен төркем булдырылган, анда чыгышы бу авылдан булган кешеләр гаилә фотолары һәм шәхси истәлекләре белән уртаклашалар.
Сәхифәдә кулланган фотолар шәхси архивлардан алынды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев