Курчаклары күз явын алырлык
Искиткеч матур, күз явын алырлык, гаҗәеп матур курчаклар төрле яшьтәге балалар өчен яраткан һәм кызыксынган уенчыктыр, мөгаен.
Һәр бала курчак белән уйный, аны үзенең якын дусты дип исәпли, ашата, киендерә, йоклата. Алар белән уйнаганда, бала кеше тормышын кабатлый: ул үз тәҗрибәсен чагылдыра, таныш кешеләрнең яки әкият персонажларының үзен борчыган гамәлләрен кабатлый, курчак аша үз сүзләрен, фикерләрен, кичерешләрен әйтеп бирә. Сатуда матур курчак күрсә, балалар гына түгел һәр гүзәл затлар да туктамыйча узып китми.
Күптән түгел без хатын-кызларыбыз арасында сорашу уздырдык: алар балачакта курчак белән уйнаганмы, нинди курчаклары булган?..
«Баш Чишмә» ансамбле җырчысы Галина Буланова кечкенә чагында нинди курчаклар белән уйнаганын сөйләп кенә калмады, ә аларны безгә дә күрсәтте. Аларның үзе ясаганнары һәркемнең күз явын алырлык.
Курчак тегәргә Галинага әнисе өйрәткән, аның булышлыгы белән ул аларның йөзләрен дә чигәргә өйрәнгән, аларга керәшен халкының милли киемен кидерткән. Галина курчаклар гына түгел, үз куллары белән кое да ясап куйган! Галина Буланова әйтүенчә, ул ясаган уенчыклар Покрау һәм Олы көн кебек бәйрәмнәрнең чагылышын да сурәтли.
Шулай, булганнан бар да була. Әнә бит, Галина да оста җырчы гына түгел, керәшен халкының авыз иҗатын яшь буынга җиткерүче һәм кул остасы да.
Аның курчакларын күреп, күңелдә тагын бер яңа проект башлап җибәрү идеясе туды. Без аны һичшиксез үстерәчәкбез һәм сезгә дә җиткереп барачакбыз, кадерле газета укучыларыбыз!
Фото — шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев