Киңәшле эш таркалмый
Халыклар дуслыгы йортында Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Илдар улы Беляев шәһәрнең милли-мәдәни берләшмәләре белән очрашу уздырды.
Радмир Илдар улы бинада узган иҗтимагый оешмаларның эше белән танышты. Халыклар дуслыгы йорты Түбән Камада 2014 елның сентябреннән уңышлы гына эшләп килә. Бинада һәр иҗтимагый оешманың җыелып киңәшләшер, аралашыр урыны бар. Актлар залында, хореография һәм конференция залларында бергәләп очрашыр, үткәреләчәк чараларга репетиция ясар өчен мөмкинлекләр тудырылган. Халыклар дуслыгы йорты — ул шәһәрнең бердәмлек һәм тынычлык символы, төрле милләт вәкилләренең рухи мирасын саклау, торгызу һәм үстерү урыны.
Фото шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев