Киңәшле эш таркалмас
Шәһәр музеенда «түгәрәк өстәл» узды.
Шәһәр музеенда, музей директоры Лилия Гатауллина, Түбән Кама керәшен оешмасыннан Эльмира Гыйльметдинова, Роза Әхмәтова, Ольга Афонова, Динара Фәтхуллина катнашында «түгәрәк өстәл» узды.
Чарада музей белән керәшен оешмасы арасындагы үзара хезмәттәшлекне үстерү, ныгыту хакында сүз барды. 2025 елга керәшен халкының мәдәни мирасын өйрәнү буенча уртак чаралар планлаштырылды. Шуларның берсе — Түбән Кама шәһәре төзелгән Актүбә һәм Чәбия авыллары тарихын өйрәнү һәм халыкка җиткерү, күргәзмәләр оештыру булса тагын бер мөһим мәсьәлә — керәшеннәрнең милли киемнәрен, традицияләрен, горефгадәтләрен өйрәнүне дәвам итү. Сүз уңаеннан, "түгәрәк өстәл«гә музей хезмәткәрләре музей фондында сакланган керәшен халкының костюмнарыннан, бизәнү әйберләреннән күргәзмә тәкъдим иттеләр.
Сөйләшү ахырында музейга ихтирам һәм хөрмәт билгесе итеп, керәшен оешмасы җитәкчесе Тамара Баһаветдинова исеменнән «Белый гусь, летящий к солнцу» китабы бүләк ителде.
Фото шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев