Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Күңел белән чистарынабыз

28 ноябрьдә Раштуа уразасы башлана. Кышкы ураза православие динендәгеләр өчен Раштуага әзерлек булып тора. Ул 6 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Раштуа уразасы христиан диненең элекке елларында барлыкка килде. Дүртенче гасырда ук кайбер изгеләр аның турында язып калдырганнар. Башта уразаны кайбер христианнар җиде көн тоткан, кайберләре  40 көнгә кадәр. 

Раштуа уразасы елның иң соңгы күпкөнлек уразасы булып санала. Аның икенче исеме – Бөек ураза. Бу вакытта кеше Ходай белән якыная һәм Раштуа бәйрәменә әзерләнә башлый. Шулай ук ураза тотучы мохтаҗларга да ярдәм итәргә тиеш. Православие динендәгеләр Ходайдан гөнаһларын кичерүен сорый, ул кушканнарны үти, рухи яктан чистарына.

Нәрсә ашарга ярый һәм ярамый?

Ураза вакытында ит, сыр, сыер маен, сөт һәм сөт ризыклары, йомырка, балык ашарга ярамый. Раштуа уразасы кагыйдәләре Питрау көне алдыннан кебек җитди, моннан кала дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга балык, шәраб куллану тыела. Сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе ризыкны үсемлек маенда кыздырыла яки пешерелә.

20-25 декабрьдә ураза көчәйтелә, Яңа Ел бәйрәменә кызыгып, Раштуа уразасын бозмаска, телевизор карамаска, күңел ачу чараларына йөрмәскә, золымнар эшләмәскә, ачу сакламаска киңәш ителә. Гөнаһларны кичерүне сорамаган, рухын чистартырга тырышмаган кешеләрнең уразасы диета гына булып кала.

 

Раштуа уразасы өчен рецептлар тәкъдим итәбез

Бәрәңге һәм дөгедән кыздырылган кәтлит

Моның өчен:

- 500 грамм бәрәңге,

- ½ стакан дөге,

- 2-3 кишер,

- үсемлек мае, тоз кирәк.

Бәрәңгене чистартырга, пешерергә, эре  угычтан уарга. Дөгене аерым пешерергә. Вак итеп туралган суганны һәм кишерне үсемлек маенда кыздырырга, бәрәңге һәм дөге белән бутарга, тоз сибәргә, тагын бутарга. Кәтлит ясарга, ике яктан кыздырырга.

Гөмбәдән рагу

Рагу өчен: 200 грамм макарон, 3 буш суган, 500 грамм шампиньон гөмбәсе, 1 банка кукуруз,  кечкенә кисәк имбирь кирәк.

Макаронны пешерергә һәм юарга, суганны ярым боҗралап турарга, гөмбәне зур булмаган кисәкләргә кисәргә. Гөмбәне суган белән кыздырырга, кыздырып бетергәндә кукуруза кушарга. Имбирьне чистартырга, вакларга. Макаронны гөмбә, суган һәм кукуруз белән бутарга, имбирь кушарга һәм 10-15 минут әкрен утта кайнатырга.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X