Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Каникулда да укучыларын сагына

Галина Кабышева балачагыннан китапханәче булырга хыялланган, чөнки китап укырга яраткан. Ә сигезенче сыйныфта укыганда, үзен ешрак укытучы итеп күз алдына китергән. Хәзерге вакытта аның педагогик стажы 32 ел тәшкил итә.

Педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Галина бакчада тәрбияче булып хезмәт куйган. Ләкин күңеле мәктәпкә тартылган. Кияүгә чыккач, ул 13 нче мәктәпкә татар теле укытучысы булып урнаша. Ул вакытта биредә малайлар күп, интернат та юк. Гимназия-интернат статусы күп еллар узгач кына бирелгән. Тора-бара Галина Филипповна башлангыч сыйныф укытучысы булып күчкән.

Үзе әйтүенчә, хәзерге заман балалары элеккеләрдән нык аерыла. Мәктәптә дә таләпләр башка бит: элек укучы укытучы сөйләгәнне кабатларга тиеш булса, хәзер үз фикерен дә белдерергә тиеш. Мәсәлән, Александр Сергеевич Пушкинның "Салтан патша турында әкият" әсәренең төп фикере – күпне теләсәң, бернәрсәсез калырга мөмкин. Ләкин бер укучы түзми: “Бу бабай 33 ел буе кайда эшләгән соң? Гаиләсен ничек ашаткан?" дигән сорау бирмәсенме?!

Галина Филипповна кешеләрдә сабырлык сыйфатын ихтирам итә. Башкарган хезмәтне яратырга, эшкә теләп йөрергә кирәк, дип саный. Каникул вакытында эшен һәм балаларын сагына башлый. Әлбәттә, барысы да шома гына бармый. Бик авыр укучылар да була. Ләкин Галина Филипповна барысына да ярдәмгә килергә әзер һәм уртак тел таба белә.

Гаиләсенә килгәндә аның ике кызы да Казанда яши. Олысы эколог, ә кечесе юрист белгечлеген үзләштергән. Галина Кабышева керәшен булуы белән горурлана. Әбисеннән калган күлмәкләрне, аяк киемнәрен һәм башка ядкәрләрне кадерләп саклый. Керәшен бәйрәмнәрен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итә.

Ралинә Камәртдинова

Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев