Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Карендәш

Фестиваль үзара дуслыкны ныгыта

17 августта Кызыл Чишмә бистәсенең Кама яр буенда VIII Стахеев ачык төбәкара фестивале узды.

Тамара Алексеевна Баһаветдинова рәислегендәге Түбән Кама керәшен җәмгыяте фестивальдә актив катнашты. «Баш Чишмә» керәшен гаилә фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина рухи җырлар белән чыгыш ясады.

Кунакларга керәшеннәр йорты традицион стилендә эшләнгән милли палатканы күрсәттеләр. Аның эчендә керәшеннәр өчен хас бизәлеш элементлары белән үзенчәлекле милли атмосфера хөкем сөрә иде. Бу мәдәният белән танышу гына түгел, ә керәшеннәрнең һәр йортына хас җылылык һәм кунакчыллык сыйфатларын да күрсәтү. Биредә һәркем үзен кадерле һәм көтеп алынган кунак итеп тойды, чөнки керәшеннәрдә кунакларны шулай каршы алу гадәте бар.

Фестивальнең хөрмәтле кунаклары Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий, шәһәр Советына депутатлыкка кандидат Радмир Беляев белән әлеге йортка керделәр. Җәмәгать активистлары кунакларга керәшеннәрнең рухи тормышы, храмнарны, чишмәләрне торгызучы меценатлар турында сөйләделәр. Керәшеннәр гаилә кыйммәтләренә, өлкәннәргә хөрмәт һәм үзара ярдәмләшүгә зур әһәмият бирәләр. Кунаклар өчен «Баш Чишмә» гаилә ансамбле җырчысы Галина Петровна оныгы Кирилл белән «Отче наш»ны керәшенчә башкарды.

Православие мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен, безнең «алтын баганалары» быз, меценатларыбыз Геннадий Николаевич Муллин һәм Валерий Алексеевич Иванов Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Аларны лаеклы, югары бүләкләре белән котлыйбыз.

Керәшеннәрнең рухи өлкәдәге эшчәнлеге төрле конфессияләр һәм халыклар арасында үзара аңлашуны ныгытуда мөһим адым булып тора. Бу ата-бабалар гореф-гадәтләрен, мәдәниятне һәм ышанычны сакларга һәм үстерергә омтылышны күрсәтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев