Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Карендәш

Беркем дә, бер нәрсә дә онытылмый!

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм 2025 ел «Ватанны саклаучылар елы» дип игълан ителгән уңайдан Түбән Кама музеенда «Мәңгелек ут» дип аталган чара узды.

Аны керәшен җәмгыяте һәм Түбән Кама комплекслы музее хезмәткәрләре оештырды. 

Эльмира Ситдыйкова Бөек Ватан сугышында керәшеннәрнең асыл ир-егетләре, курку белмәс кыю кызлары күрсәткән батырлыклары хакында сөйләде. Советлар Союзы Геройлары Петр Гаврилов, Ольга Санфированың керәшен булулары хакында бәлки белмәүчеләр дә булгандыр әле. Алар гына түгел, исемнәре тарих битләренә уелып язылган башка керәшен геройлары белән дә таныштырды Эльмира Ситдыйкова. 

Шәһәрдәшебез Анастасия Усачева — сугыш чоры баласы. Бөек Ватан сугышы башланганда ул биш яшьтә була. Әтисе сугышка киткән, әнисе көнне төнгә ялгап колхоз эшендә. Өйдә биш бала әниләренең эштән кайтканын зарыгып көтә. Җиңү китергән 1945 елның 9 май көнен А. Усачева әле дә яхшы хәтерли. Бу хәбәрне ишеткәч кемдер шатлыктан көлә, кемнәр инде якыннарының һәлак булган хәбәрен алган — алар күз яшьләрен тыя алмый.

Гомере буе укытучы булып эшләгән Анастасия Усачева шагыйрә, җиде китап авторы. Аның «Мәңгелек ут» шигыренә Азат Нәҗмиев көй язган. Бу чарада ул җыр да яңгырады һәм җылы кабул ителде. 

Очрашуда катнашкан шагыйрь Никифор Тукмачев исеме шигърият сөючеләргә яхшы таныш. Ул 1942 елның 24 февралендә туган. Кызганыч, Никифор дәдәй туганда инде әтисенең үлгән хәбәре килә.

Әтиемне төштә күрдем,
Өнемдә күргәнем юк. 
Ул сугышка киткән чакта 
Калганмын карында ук,
 — дип яза ул үзенең бер шигырендә. 

Чарада катнашучыларның тагын берсе — волонтер Галина Еремеева турында газетабыз битләрендә бер язган идек. Ул Луганск һәм Донецк республикалары госпитальләрендә шәфкать туташы булып эшләве хакында сөйләде. 

Очрашуга килгән шәһәрдәшләребез бу чарада керәшеннәр турында шактый күп файдалы мәгълүмат алгандыр. Бөек Ватан сугышында катнашкан, Җиңү өчен гомерләрен кызганмаган якташларыбызны хөрмәтләп, бер минут тынлык белән искә алдылар.

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев