Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Бер чулпы бизәге тарихы

Түбән Кама «Керәшен» этнографик-мәдәни агарту җәмгыяте районыбызның керәшеннәре мәдәниятен өйрәнү буенча зур эш алып бара.

Җәмгыять эшчәнлегенең мөһим бер юнәлеше — Түбән Кама Халыклар дуслыгы йортында урнашкан этнографик музейны экспонатлар белән тулыландыру. Һәрбер әйбер — чигелгән сөлгеләр, чәчәкләр белән бизәкләп чигелгән алъяпкыч яки еллар узу белән бераз тузган җилән — болар барысы да безнең ата-бабаларыбыздан сакланып килгән истәлекле ядкарьләр. Һәрбер экспонат артында кеше гомерләре, кемнеңдер гаилә тарихының бер өлеше...

Күптән түгел безгә шәһәрдә хөрмәт казанган күптәнге танышыбыз, КИУның Түбән Кама филиалы деканы Энҗе Әхмәтшина шалтыратты. Ул безгә әбисеннән сакланып калган чулпы бизәкләрен тапшырырга ниятләвен җиткерде. «Кызлар, сез үз халкыгызның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен барлап бик зур эш башкарасыз. Мин сезгә әбиемнең бизәнү әйберен тапшырырга телим. Аны ничек кигәннәрен дә белмим, чөнки әбиемнең бу бизәк белән төшкән фотолары сакланмаган. Сездә булсын, сезгә кирәгрәк», — диде ул. 

Энҗе Нәкый кызы алып килгән пакетта без чулпы-накосник күрдек. Мондый кыйммәтле экспонатлы булу безнең өчен зур шатлык. Э. Әхмәтшина безгә әбисе турында да сөйләп үтте. 

Әнисе ягыннан әбисе Анна Григорьева 1892 елның 15 сентябрендә Кукмара районының Поршур авылында бай тегермәнче гаиләсендә туа. Кызлар өчен мәктәптә белем ала. Соңрак башлангыч мәктәптә балаларны грамотага өйрәтә. Рус һәм татар телләрендә бик яхшы сөйләшә. Бөек Октябрь революциясенең ачы җилләре Григорьевлар гаиләсен дә читләтеп үтми. Аннаның абыйларын һәм апаларын «кулак» тамгасы белән төрле шәһәрләргә җибәрәләр. Аннаны ак офицерга кияүгә бирергә җыеналар, тик җирле укытучы Иван Сергеевка кияүгә биреп өлгерәләр. Иван ярлы крестьяннардан булса да, югары белемле булуы, «Казаннан зур кәгазе» (диплом) булуы белән Аннаның әти-әнисенең күңелен яулаган. Иван рус теле һәм әдәбияты укыта, немец һәм латин телләрен яхшы белә. Сугыш вакытында яшь гаилә даими яшәү урынына Шәмәрдән авылына күченеп килә. Аларның алты баласы туа һәм барысы да укытучы һөнәрен сайлый. Кызларының берсе — Энҗе Нәкый кызының әнисе Мария. Энҗе Әхмәтшинаның әтисе шәһәребезнең күренекле шәхесе, Россиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Нәкый Шәйхетдин улы Әхмәтшин. 

Бүген безгә тапшырылган чулпыны карап, чүкеп ясалган бизәкләрне, әле дә ялтырап торган ташларны һәм хәтта тәңкәдә сакланган язуны эзлибез. Безнең күз алдына әтисенең чибәр һәм яшь кыз Аннага озын кара чәчен бизәр өчен матур бизәкле чулпы бүләк итүе килеп баса... Гүя, Анюта, көмеш тәңкәләрнең чыңлавын тирә-якка яңгыратып, авылының урамнары буйлап атлый...

Ольга Вәлиуллина, «Сүрәкә» ансамбле җитәкчесе
Фотода: Чулпы-накосник. /Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев