Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

"Авыл турында китап чыгарасы иде"

Ирина Садыйкова язмалары газетабызның «Карендәш» сәхифәсен даими бизәп торуына укучыларыбыз күнеккәннәрдер инде. Аның ярдәме белән без Олы Аты авылының һәрбер хөрмәтле кешесе турында беләбез. Пенсиядә булса да, иренеп тормый – Ирина Петровна кешесенә дә бара, көнендә язмасын да юллый. Ә менә үзе белән якыннан таныштырганы булмады әле. Газетаның бу санында сезне Ирина Садыйкова белән таныштырабыз.

Бәлки ул сезнең өчен башка яктан ачылыр?..
Ирина 1956 елның 25 октябрендә Олы Аты авылында Петр дәдәй һәм Татьяна түти гаиләсендә дөньяга килгән. Әллә беренче бала туу шатлыгыннанмы, әллә башка сәбәп – аңа әбисе исемен кушканнар.
– Җиде бала үстек. Кызыл Чапчак авылы мәктәбен тәмамладым, еш кына җәмәгать эшләрендә катнаша идем. Кечкенәдән үк радиоалгыч янына утырып, спектакльләр тыңлый идем. Камал театрының барлык ар-тистларының исемнәрен белә идем. Мәктәпне тәмамлагач та, актриса буласым килде. Шуңа да Казанга юл алдым, – ди Ирина Садыйкова.
Ләкин кыз соңга калган булып чыга, имтиханнар тәмамланган. Өйгә кайтып йөрмәгән, 34 нче училищеда киномеханика буенча белем алып, шул белгечлек буенча эшләгән.
Ә театр училищесына барыбер кергән: атаклы Асия Хәйруллина төркемендә укыган, Празат Исәнбәт, Марсель Сәлимҗанов лекцияләрен тыңлаган. Җиде ел буе яратып йөргән егете Сәхап белән өйләнешкәч, училищеда читтән торып укып булмаганлыктан, укуны ташларга туры килгән. Ләкин Ирина Садыйкова мәдәният белән элемтәне барыбер өзмәгән: Алабугадагы мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган. Ире хәрби булган. Ә андый гаиләләр ир хезмәт иткән урыннар буенча күчеп йөри шул. Менә Садыйковлар да башта Украинада яшәгән. Сәхап абыйны командировкаларга еш җибәргәннәр, шуңа күрә балалар бакчасы, мәктәбе Ирина Петровна өстендә булган. Декрет ялында утырганда да, тик тормаган ул: украин сөлгеләрен, күлмәкләрен чигеп, акча эшләгән. Аннары клуб мөдире булып эшләп, еш кына концертлар куйган, украин телен өйрәнгән. Инде күпме еллар узса да, ул урыннарны сагына, анда калган дуслар белән аралашып яши икән.
Ә Йошкар-Ола шәһәренә күченгәч, ире частенда сак хезмәткәре булып хезмәт иткән. Ләкин күңеле һаман татар телен, җыруларны сагынган. Туган якларга кайткан арада, кассеталар сатып ала торган булган.
Җиде ел узгач, гаилә Яр Чаллы шәһәренә кайтып төпләнгән. Анда Ирина Садыйкова Халыклар дуслыгы йортында администратор булып эшләгән. Әкренләп Олы Атыга кайтып, йорт салганнар. Башта шунда – Ирина Петровна, тора-бара Сәхап абый күченгән.
– Балаларыбыз Мәскәүдә: кызыбыз – бухгалтер, улыбыз хәрби академиядә укый, медальләре күп. Икесе дә гаиләле. Безнең белән көн саен элемтәдә, авылга да кайталар. Чит җирләрдә ничә ел яшәсәк тә, авылга кайткач, сөендем, чөнки табигатьне бик яратам. Урманда җырлап йөрим, Аты тауларына менәм, авылым кешеләрен хөрмәт итәм. Ходайга шөкер, матур яшәдек. Хәзер авылда мал-туар – кәҗә, тавыклар, үрдәкләр тотабыз, бакчада бөтен җимеш бар, – дип шатлана Ирина апа.
Авыл тормышында да актив катнаша ул. Мәкаләләрен «Туган як»ка юллап кына тора, соңгы елларда шигырьләр дә яза. Әти-әнисен дә бакыйлыкка озата алуына сөенә.
Тиздән аңа 65 яшь тула. Ә планнары һаман кимеми: әйтик, авыл турында китап язып чыгару турында уйлый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев