Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

«Алтын йөрәкле» Тамара Баһаветдинова

Шәһәребездә иң күренекле шәхесләрнең берсе Тамара Алексеевна Баһаветдинованы белмәгән кеше юктыр.

Олысына-кечесенә ярдәмчел, милләтенең асыл кызы Тамара ханым гомерен халыкка хезмәт күрсәтүгә багышлаган дисәм, ялгышмам.

Тамара Алексеевна шәһәребездә һәм районда керәшеннәрне бергә җыйнап, берләштерү өчен башлап йөрүчеләрнең берсе. Менә инде күп еллар шушы җәмгыятьнең җитәкчесе булып тора икән, халкының ышанычын аклаган дигән сүз. «Түбән Каманың беренче төзүчеләрен керәшеннәр каршы алып, ярдәм иткән. Шәһәрнең нигезендә Чәбия, Актүбә керәшен авыллары ята. Кешеләр бер вакытта да үзләренең мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен онытмаска тиеш», — ди ул.

Тамара Баһаветдинова 1948 елның 25 сентябрендә Татарстан АССР ның Балык Бистәсе районы АланПолян авылында күпбалалы гаиләдә дөньяга килә. Бу бөек керәшен язучысы Яков Емельяновның да туган авылы. Язучының нәселе Тамара Алексеевна белән туганлык җепләре аша тоташкан. Кыз Алан-Полян башлангыч мәктәбен тәмамлап, күрше Шомырбаш авылы урта мәктәбендә укуын дәвам итә... 

Тамара Алексеевна инде 50 елдан артык сәүдә системасында хезмәт куя. «Егерме биш яшемдә район кулланучылар берлегенең җәмәгать туклануы берләшмәсе директоры булдым. Минем кул астында 26 ашханә һәм кафе бар иде, шуларның 14е — зур мәктәп ашханәләре. Колхоз базарын җитәкләгәнче унҗиде ел район кулланучылар берлегендә эшләдем», — дип шул елларны искә ала ул. Бүгенге көндә 4 гектар мәйдан биләгән базар комплексына азык-төлек һәм әйбер базарлары керә. Ике базарда сәүдә урыннарының гомуми саны ике меңнән артып китә. Җитәкче шуның кадәр кешене эш белән тәэмин итә дигән сүз бит бу. Базарда үзеңә кирәкле әйберне эзләү дә җайлы оештырылган. Һәр нәрсә билгеле бер рәттә урын алган. Әйбер эзләгәндә арып китсәң, сатып алучыларга тамак ялгау өчен берничә кафе эшли. Ә азык-төлек базарында сатылган ашамлыклар лабораториядә ныклы тикшерү уза, шуңа күрә биредә ризыкларның сыйфаты югары. 

Тамара Алексеевна шәһәребезнең иң күренекле иганәчеләренең берсе. Ул балалар йортларына, өлкәннәргә, мөмкинлекләре чикле кешеләргә, мәдәният оешмаларына даими ярдәм итеп килә. Шәһәрдә узган бәйрәмнәргә дә матди ярдәм күрсәтә. 

Тамара Баһаветдинованың озак еллар фидакярь хезмәте хөкүмәт тарафыннан тиешенчә бәяләнде. Күпсанлы мактаулы, дәрәҗәле исемнәре арасында «ТРның атказанган сәүдә хезмәткәре» дигәне дә бар. Түбән Кама шәһәр Советының 2017 елның 15 декабрендәге 40 нчы номерлы карары белән милләтара татулыкны ныгыту, керәшеннәр җәмгыятенең эшчәнлеген оештыру, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм хәйрия эше өчен Тамара Алексеевна Баһаветдиновага «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелә. 

Т. Баһаветдинова һәрвакыт халык белән тыгыз элемтәдә — төрле бәйрәмнәрдә, шәһәр күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнаша. Шәһәрдә генә түгел, районыбызның Кушай, Балчыклы, Нариман авылларында да бик күп чаралар үткәрелә. Сорау-үтенеч белән килгән карендәшләренә дә булдыра алганча ярдәм кулы суза. Үзе генә түгел, улы Руслан Сәмигулла улы да әнисе кебек ярдәмчел, кешелекле. Моннан сигез ел элек әнисенең туган авылы Алан-Полянда часовня төзергә дә ул ярдәм иткән. 

Керәшен җәмгыятенең эше күпкырлы. Алар балалар белән даими очрашулар уздыралар. Керәшен халкының милли гореф-гадәтләрен, киемнәрен халыкка танытуда зур эшләр башкаралар. Җәмгыятьнең уңышлы эшләре турында күпсанлы грамоталар, Рәхмәт хатлары, китаплар сөйли.
Фотолар шәхси архивлардан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев