Сәләтле яшьләрне берләштерде
Казан шәһәренең «Созвездие–Йолдызлык» театрында XIV Республикакүләм керәшен җыры яшь башкаручыларының «Туым Жондызы» бәйге-фестиваленең финал туры һәм гала-концерты узды.
«Җиз кыңгырау» ансамбле чыгыш ясый / Фото шәхси архивтан
Әлеге мәртәбәле бәйгедә яшь керәшеннәрдән торган «Жиз кыңгырау» ансамбле зур уңышка иреште. Коллектив лаеклы рәвештә I урынны яулап, фестивальнең иң югары бүләге – Гран-при иясе булды. Бу җиңү яшьләребезнең югары башкару осталыгын, милли җырга тугрылыгын һәм сәнгатькә булган ихлас мәхәббәтен тагын бер кат раслады.
Ансамбль солисты Валерия Васильева да искиткеч нәтиҗә күрсәтте: ул беренче урынга лаек булды һәм фестивальнең иң яхшы солисты дип танылды.
Коллектив җитәкчесе Ольга Вәлиуллинаның һөнәри осталыгы, тырышлыгы һәм иҗади зәвыгы нәтиҗәсендә ансамбль шундый биеклекләргә иреште. Фестиваль кысаларында аңа иң яхшы җитәкче буларак мактаулы бүләк тапшырылу – хезмәтенә лаеклы бәяләмә.
«Туым Жондызы» фестивале төрле төбәкләрдән килгән сәләтле яшьләрне берләштергән чын сәнгать бәйрәменә әверелде. Мондый чаралар ярдәмендә керәшен халкының бай мәдәни мирасы саклана, үсә һәм яшь буынга тапшырыла. Бу исә бүгенге көндә аеруча әһәмиятле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев