Кешеләрнең хезмәт батырлыгы
9 февральдә Е.Н. Королев исемендәге политехник көллият базасында керәшеннәр җәмгыяте тарафыннан шәһәребезнең 60 еллыгына багышланган «Уртак тарих сәхифәләре» дип исемләнгән төбәк тарихы сәгате үткәрелде.
Чараны «Сүрәкә» ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина һәм «Баш чишмә» гаилә ансамбле оештырып, эчтәлекле программа тәкъдим итте.
Кичәгә шәһәребез үсешенә зур өлеш керткән мактаулы төзүчеләр, көллият студентлары һәм 8 нче мәктәп укучылары чакырылган иде.
Катнашучыларга туган якның бай тарихы, кешеләрнең хезмәт батырлыгы һәм казанышлары турында сөйләүче мавыктыргыч чыгышлар тәкъдим ителде.
Чыннан да, 1961 елларда Актүбә һәм Чәбия авылларында яшәүчеләрнең дә, беренче төзүчеләрнең дә үз тормыш юлы булган. Әмма вакытлар узу белән аларның язмышлары бергә үрелеп, уртак тарихка әверелгән.
Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданы, керәшеннәр җәмгыяте рәисе Тамара Алексеевна Баһаветдинова ветераннарга «Ак каз, кояшка таба очучы» китабын бүләк итте. Әлеге басма шәһәрнең үсеш елъязмасын чагылдырган кадерле истәлек булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев