Керәшеннәр «Олы көнне» олы итеп уздыра
Узган атнада Нариманда авылның бер гасырлык юбилеен һәм керәшеннәрнең традицион «Олы көн» бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Олы көн (Пасха) — ул зур бәйрәм, Җирнең уянган мәле. Узган атнада Нариманда авылның бер гасырлык юбилеен һәм керәшеннәрнең традицион «Олы көн» бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Керәшеннәр «Олы көнне» олы итеп уздыра,
Аш-су ясап, тәм-томнарын мичкә ягып кыздыра.
«Олы көн» — керәшеннәрнең традицион бәйрәме, ул игенчелек календаре буенча язгы циклга бәйле. Быел ул Нариман авылының 100 еллык юбилеена туры китереп уздырылды.
Чара мәдәният йортында башланып китте, биредә төрле сыйлар белән ярминкә оештырылды. Бәйрәм кунаклары Пасха уеннарында — йомырка тәгәрәтүдә, авызга кашык кабып йөгерүдә һәм башка уеннарда рәхәтләнеп күңел ачты. Авылның юбилее уңаеннан, тимер акча суккан җирдә истәлекле тәңкә ясарга теләүчеләр җыелды. Килгән кунакларны кеше зурлыгындагы милли киемле курчаклар каршы алды. Кунаклар көймәдә йөзде, истәлек өчен фотозонада фотога төште. Тантана ахырында керәшен ансамбльләре катнашында зур концерт булды, анда авыл халкы да, күрше авыллардан килгән кунаклар да чыгыш ясады.
Авыл тарихына күз салсак...
Нариман авылының барлыкка килү тарихы бик кызыклы. Моннан бер гасыр элек, Мамадыш кантоны Колышчы авылының бер төркем тәвәккәл иратлары Казанга, Наркомземга барып, җир сорыйлар. Аларга Кама елгасының аръягына чыгып, Иске Чишмә, Ширәмәт авыллары тирәсендәге хуҗасыз калган җирләрне карарга киңәш итәләр.
1924 нче елның җәйге иртәсендә Колышчының иң үткен ир-егетләре: Иван Яковлевич Настин, Шалафаев, Чурин, Терентьев, Зимин фамилияле кешеләр юлга кузгала. Алар әйтелгән җирләрне карап, казыклар кагып, авыл салыначак урынны билгеләп кайталар.
37 хуҗалык яңа җирләргә күченергә теләген белдерә. 1925 нче елгы 13 февраль һәм 11 май карарлары белән, Мамадыш кантоны Усали волостеның Колышчы авылы крестьяннарына, Чистай кантоны Иске Чишмә волостена күченеп, бистә төзергә рөхсәт бирелә. Аның исемен дә Казаннан кушалар. Дәүләт эшлеклесе, язучы Нариман (Кербелай Нариманов) хөрмәтенә, яңа поселокка Нариман дигән исем бирелә. «Нариман» борынгы татар теленнән тәрҗемә иткәндә көчле рухлы, кыю, батыр дигән сүз. Биредә, нәкъ менә күңелләре белән чибәр, эш сөючән кешеләр яши дә инде. Аларны шәһәр җәлеп итми, авылларын яратып, туган якларында яшәп калалар.
Әлеге зур чараны оештыруда, башлап йөрүдә керәшен халкының асыл кызы, Керәшен җәмгыяте рәисе Тамара Баһаветдиновага чиксез рәхмәтләрне җиткерәбез.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев