Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Теләк турында

Христосныкылар эшляренеҥ иҥ зурысы - теляк итеӱ. Уйын кöлкö белян уздырырга багыт табкач, теляк итярга багыт табмыйсыҥмыни? Теляк итясе килмягян кеше геня теляккя багыт табмый. Бер телякче ӓйтя: кулыҥда эшеҥ, ауызыҥда телягеҥ булсын, дей. Iисусъ Христосъ, Миннян башка бер эш тя кыла алмассыз, диб ӓйтеӱе белян, эштян элеке теляк итяргя...

Христосныкылар эшляренеҥ иҥ зурысы - теляк итеӱ.
Уйын кöлкö белян уздырырга багыт табкач, теляк итярга багыт табмыйсыҥмыни?
Теляк итясе килмягян кеше геня теляккя багыт табмый.
Бер телякче ӓйтя: кулыҥда эшеҥ, ауызыҥда телягеҥ булсын, дей.
Iисусъ Христосъ, Миннян башка бер эш тя кыла алмассыз, диб ӓйтеӱе белян, эштян элеке теляк итяргя кушыуы ич.
Теляк итеӱ Алланыҥ безгя башта биргян дяӱляте; бӱтян дяӱлятне дя теляк аркылы гына алабыз.
Садака алыйм дигян сораныучы кулын сузыб торорга тейеш.
Алла дяӱлятен аласы килгян кеше дя - кул сузыб тороучыга ошаулы; кюктяге ашны кабарга диб, ауыз ачыб торучыга ошаулы.
Теляк җугары кютяреля, Алланыҥ изгелеге тӱбян иҥя.
Теляк итеӱне сöймягягяннек Алланыҥ Ӱзен сöймягяннек була.
Болоттан җяшен кюренгян кюк, теляктя чын җакты, чын аҥ кюреня.
Җакшылык кыларга - кешегя Алла белян cöйляшеӱлек булыша (Златоустъ).
Телякне җакшы иткян кеше геня җакшы тора беля (Августинъ).
Теляк телягян чагында чыгарган кюз җяше - җан җыӱгычы; тик ней öчöн җылаганыҥны теляктян суҥ исеҥя китер, дей (Изге Нилъ Синайскiй).
Инялеӱеҥне ӱзеҥ эшетмягяч, аны ник Алла эшетсен, эйе дисеҥ, дей (Златоустъ).
Ӱзеҥ аҥ салмый телягян телягеҥя Алла аҥ салыр диб уйлыйсыҥмный, дей (Филаретъ).
Элеке ӱзеҥне ӱзеҥ тазартырга киряк, аннары таза белян сöйляшерсеҥ, дей (Григорiй Двоесловъ).
Тöтöн кюзне ӓчеттереб кумачаулаган кюк, кеше усаллык иткянне истя тотоу да, теляктя торганда бик кумачаулый, дей (Нилъ Синайскiй).
(Иман кенәгәсеннән).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X