Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

«Тамашачы сокланырга тиеш»

Түбән Камада сәләтле балалар бик күп. Бию, җыр коллективлары төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулап, шәһәребезне таныта. Шундый коллективларның берсе – ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Тупаева җитәкчелегендәге «Асыл нәсел» керәшен балалар фольклор ансамбле.

Кеше көйсез-моңсыз яши алмый. Әмма хәзерге вакытта халык җырларын, моңлы көйләрне заманча, кайчак бөтенләй мәгънәсез музыка кысрыклый. Фольклор – әби-бабаларыбыздан калган хәзинә. Әлеге хәзинәне саклап калмасак, киләчәгебез бармы? 
– Бию-җырлар гына түгел, борынгы киемнәрне, көнкүреш әйберләрен, гореф-гадәтләрне, уен коралларын да белү зур әһәмияткә ия. Шуларны өйрәнгән кеше үз милләтенә һәм башка милләт вәкилләренә дә ихтирам белән караячак. «Асыл нәсел» ансамблен мин нәкъ шундый максат белән оештырдым да, – ди Валентина Владимировна.
Исемен Түбән Кама «Керәшен» мәдәни-этнографик җәмгыяте рәисе Тамара Баһаветдинова тәкъдим иткән. Керәшеннәрдә хөрмәтле нәселне «асыл нәсел» диләр. Балалар да шундый булырга тиеш. Керәшен телендә мондый матур мәгънәгә ия булган сүзләр бик күп. Ирләрне, мәсәлән, «алтын багана» дип йөртәләр. «Асыл нәсел»нең беренче төркеме 2011 елда җыелган. Әби-бабайлар үз оныкларын алып килгәннәр (араларында хәтта балалар бакчасы яшендәгеләр дә булган). 
Соңгы өч елда ансамбль составы тотрыклы саклана: 19 нчы мәктәпнең 8 сыйныфы укучылары. Ансамбльгә килгәндә алар 6 нчы сыйныфта гына булганнар.
– Алар арасында керәшеннәр генә түгел, башка милләт һәм дин вәкилләре дә бар. Максатым – керәшен мәдәнияты, җырлары, йолалары белән таныштыру. Әти-әниләренә дә шулай дип аңлаттым, – ди Валентина Тупаева. – Балалар үзләре яшәгән урынның тарихын белергә тиеш. Түбән Кама төзелгән урында керәшен авыллары булган бит: Чәбия, Актүбә... Кызыксындырырга кирәк. 
Нигездә, ул балаларга җырлы уеннар, йомырка җыю, май чабу уеннары күренешләре, такмаклар өйрәтә. Сәхнәдә алар гел хәрәкәттә: җырлаганда бииләр дә, «шау»лы музыка коралларында да уйныйлар. Репертуарда борынгы керәшен җырулары да бар, әмма аларны өйрәнү өчен вакыт күп кирәк.  
Балалар еш кына шәһәр, республикакүләм чараларда катнаша. Конкурсларны, фестивальләрне да калдырмыйлар. 
– Кая гына барсак та, башка балаларның чыгышларын күрсәтергә тырышам. «Аларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына игътибар итегез. Сез дә үзегезне күрсәтә белегез. Тамашачы сезгә сокланып карарга тиеш», дим. Алар тырышлар, бирешәселәре килми, – дип елмая Валентина Владимировна. 
Башка еллардагы кебек, балалар быел да җиңүләргә ирешкән. Мамадыш шәһәрендә узган «Нократ дулкыннары» республикакүләм фольклор бәйгедә Кристина   Кузнецова – икенче дәрәҗә, Лилия Нуриәхмәтова өченче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булганнар. Республикакүләм «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының муниципаль этабында «Асыл нәсел» ансамбле май чабу йоласын күрсәтеп, икенче дәрәҗә лауреат булган. Ә Кристина һәм Ксения Кузнецоваларның «Чәбия авылының рәт көе» һәм Лилия Нуриәхмәтованың «Кормаш авылы көе» беренче урынга ия булган. 
Әлеге бәйгенең республика этабында шул ук чыгышлары белән Кристина һәм Ксения – беренче урын, Лилия икенче урын яулаганнар. Беренче чиратта, жюри әгъзалары нәкъ менә мондый сирәк җырларга игътибар итә икән. 
– Борынгы җыруларны өйрәнергә мөмкинлекләр бар бит әле, мондый хәзинәне тапшырырлык өлкәннәр исән. Безнең җырулар, мәсәлән, бик үзенчәлекле, аларны башка урыннарда белмиләр, – ди  Валентина Тупаева.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев