Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Таң суы

Таң сулары могҗизалы, Арындыра күп чирдән. Таң суларына табыну Борын заманнан килгән. Әни миңа сабый чакта Таң сулары эчергән. Шул су белән җанга - иман, Тәнгә сихәт, көч иңгән. Таң суына каләм манып, Язам шигырьләремне. Таң суларында чайкыймын Туган фикерләремне. Таңнарга карап талпынам, Очар коштай кайвакыт. Беркатлы мин, шунда кебек...

Таң сулары могҗизалы,
Арындыра күп чирдән.
Таң суларына табыну
Борын заманнан килгән.
Әни миңа сабый чакта
Таң сулары эчергән.
Шул су белән җанга - иман,
Тәнгә сихәт, көч иңгән.
Таң суына каләм манып,
Язам шигырьләремне.
Таң суларында чайкыймын
Туган фикерләремне.
Таңнарга карап талпынам,
Очар коштай кайвакыт.
Беркатлы мин, шунда кебек
Гаделлек, чын азатлык.
Җаным өши кемнәрнеңдер
Миннән тарсынуына.
Азмы сусаган чакларым
Бер йотым Таң суына...
Таң сулары пакьләндерә,
Беләм мин бу йоланы.
Ни хәл итим, юа алмыйм
Таң суында дөньяны.
Никифор ТУКМАЧЕВ

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X