Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Олы көн турында балачак хатирәләре

Кечкенә чактан ук Олы көн - минем өчен иң якты зур бәйрәмнәрнең берсе. Раштуа узгач, халык Олы көнгә әзерләнә башлый. Аны ураза тотып каршы алалар. Бәйрәмгә ике атна кала өйне юып, тәрәзәләрне «коендыра» идек, түшәк-мендәрләрне урамга чыгарып, кагып җилләтә идек. Бәйрәмгә берничә көн кала, «атап» күкәй җыю йоласы уздырыла. Мәсәлән,...

Кечкенә чактан ук Олы көн - минем өчен иң якты зур бәйрәмнәрнең берсе. Раштуа узгач, халык Олы көнгә әзерләнә башлый. Аны ураза тотып каршы алалар. Бәйрәмгә ике атна кала өйне юып, тәрәзәләрне «коендыра» идек, түшәк-мендәрләрне урамга чыгарып, кагып җилләтә идек.
Бәйрәмгә берничә көн кала, «атап» күкәй җыю йоласы уздырыла. Мәсәлән, гаиләдә бер көнгә бер кеше билгеләнә һәм тавыклар салган барлык күкәйләр аныкы була. Без гаиләдә 10 кеше - әти-әни, җиде бала һәм әтинең тутасы гомер иттек. Салынган күкәйләрне көн саен санап бара идек.
Олы көн алдыннан Бәрмәнчек бәйрәме уздырыла. Су буена барып, бөреләнгән тал чыбыкларын җыеп кайтабыз. Кичен исә аларны күптән җыеп барган чәй кабындагы ялтыравыклы кәгазьләр белән бизибез. Аннары бизәлгән чыбыкларны хач алдына куябыз.
Бәйрәм алды кичне телевизор кабызу һәм клубка чыгу тыела. Өйдә эш кайный. 200әр күкәй мана идек. Хәзерге кебек матур буяулар сатылмый, суган кабыгын яки каен яфрагын суга салып кайнатып манабыз. Олы көнне йокламыйча каршы алабыз. Янчыклар алып, таңнан авыл буенча чыгып китә идек. Һәр йортта безгә күчтәнәчкә тәм-томнар бирәләр. Ә өйдә ул көнне бәйрәм күмәчләре пешерәләр иде.
Олы көндә яшьләр көндез урманга бара. «Сөйгәнеңне әйт», «Күкәй тәгәрәтү» һ.б. бик күп уеннар уйнала. Шундый күңелле була! Кичен клубка чыгалар.
Менә хәзер дә бәйрәмгә әзерлек тулы куәттә бара. Кешеләр өйләрен җыештыра. Чиркәүне чистарталар, юалар. Елдан-ел бу изге эштә катнашырга теләүчеләр арта гына.
Бәйрәмебез матур үтсен. Тормышлар тыныч-имин булсын. Олы көн белән!
Ирина САДЫЙКОВА,
Олы Аты авылы.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X