Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Олы көн

Нинди шатлык бүген

Нинди шатлык бүген 
                          күңелләрдә,
Әйтерсең лә, яңа дөнья бу!
Кызыл йомыркалар – 
                         яшәү дәрте,
Олы көн бит 
                   шундый була ул.

Олы көндә 
             пешә коймак-көлчә,
Өй эченә гүя җәй килә:
Мичтән чыга 
                     тәмле ипи исе,
Җанга рәхәт, җылы бөркелә.

Бу көн беркем 
              кибетләргә йөрми,
Ул пешерә өйдә күмәчен.
Анда пешә 
             тәмле итле шулпа,
Авыл миче бик зур, күрәмсең.

Олы яшьтәгеләр 
                         кунак йөреп,
Аралаша туганнар белән.
Күңелләр шат, 
                   ягымлы йөзләре,
Өйгә иман керә таң белән.

Яз кояшы назлы, җылы була,
Бөтен дөнья нурга урала.
Авыл кырындагы үзәнлектә
«Йомырка уены» уйнала.

Олы көн бәйрәме 
                       шундый инде,
Төрле уен уйнала анда.
Яшьләр-кызлар –
              затлы киемнәрдән,
Атыналар бар да таганда....
Анастасия УСАЧЕВА, мәгариф ветераны.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев