Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Күпкырлы шәхес

Шәһәребезнең танылган керәшен шәхесләренең берсе – фотограф, тарихчы, Татарстанның атказанган укытучысы, хезмәт ветераны Клементий Степанович Кузьмин.

1992 елдан «Керәшен» җәмгыяте идарәсенең актив әгъзасы ул. Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә катнаша, керәшен фронтовиклары турында мәгълүмат җыя, алар буенча фәнни-тикшеренү эшләре яза. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан, аның «Керәшеннәр арасында Бөек Ватан сугышы геройлары» календаре дөнья күрде. Хезмәтләре өчен медальләр, дипломнар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Клементий Степанович шахмат һәм шашка уйнарга ярата. Әле шушы арада гына ул шәһәребез мәгариф идарәсе ветераннары арасында үткәрелгән турнирда өченче урынга лаек булган.

Фото: https://vk.com/club13879462 сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев