Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Качману — христиан бәйрәме

19 гыйнварда православие динен тотучылар чиркәү календарендәге олы бәйрәмнәрнең берсе — Качмануны (Крещение) билгеләп үтте.

Шушы уңайдан Түбән Кама шәһәренең һәм районының Керәшеннәр җәмгыяте рәисе Тамара Алексеевна Баһаветдинова чын күңелдән православие дине кардәшләрен Качману бәйрәме белән котлады.

Әлеге йола суны изгеләндерү мәгънәсен аңлата. Су элек-электән изге әйбер, барлык җан ияләренә рух бирүче булып саналган. Кач манылган су төрле авырулардан дәвалый, сафландыра дигән ышану йөри. Бу көннең һәм изгеләндерелгән суның кодрәтенә ышанган кешеләр, ел саен махсус әзерләнгән урыннарда су коена. Чиркәүләрдә бу көнне су изгеләндерелә.

Керәшеннәрдә Качману бәйрәменә кагылышлы ышанулар бик күп. Качмануга каршы төнне иртәнгә чаклы күк капусы ачык тора, шуңа күрә иртүк торып, кояш чыгышына карап теләгән барлык теләкләрең дә тормышка аша дигән ышану бар. Качмануга каршы көнне, кояш баеганчы, йорттагы өлкән кеше иман әйтеп, елларның тыныч, имин килүен теләп, барлык ишек-капкаларга кач сызып чыга. Болай эшләгәндә йортка ишектән начар көчләр керә алмый дип ышанганнар. 

Һава торышы салкын булуга карамастан, түбәнкамалылар чишмәдән савытларга су алдылар һәм битләрен юдылар. Районыбызның керәшеннәр яшәгән Олы Аты, Нариман, Келәтле авылларында яшәүчеләр дә җыйнаулашып коену урыннары ясадылар.

 

Керәшен дөньясында 
Халык иҗаты йортында да «Раштуа очрашулары» концерты узды.


Идарә рәисе Тамара Баһаветдинова Раштуа бәйрәме белән котлады, барысына да тыныч күк йөзе теләде һәм шундый тылсымлы тантана уздырган өчен рус җәмгыятенә рәхмәт белдерде. 

Олы Аты авылы мәдәният йортында да Раштуа (авыз ачу) бәйрәменә багышланган сәхнәләштерелгән «Хәтер бизәге» дип исемләнгән концерт куелды. Тамашаны халык җылы кабул итте, көчле алкышларга күмде.

***

«Серле мәләнчек» фольклор ансамбле 7 гыйнвар көнне Балчыклы авылы мәдәният йортында «Раштуа» бәйрәменә багышлап «Кич утырып жырлашыек» дип исемләнгән концертта чыгыш ясады.

Тамашаны карарга, тыңларга дип килүчеләргә, безнең белән бергә кушылып җырлаучы карендәшләргә зур рәхмәт! 

*** 

«Ата-бабалар мирасы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Президенты гранты ярдәмендә Кызыл Чишмә бистәсенең «Әкият» балалар бакчасы белән берлектә балалар һәм өлкәннәр өчен «Коляда» фольклор бәйрәменә багышлап күңелле уеннар оештырды. 

Бәйрәмне оештыручылар төркемнәр буенча йөреп, иминлек, сәламәтлек, муллык теләп, кыска һәм шаян җырлар җырладылар, ә хуҗалар җавап итеп тәм-томнар, прәннекләр, конфетлар бүләк иттеләр. Әлеге чара балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә бик ошады.

 

Керәшен мәдәнияте айлыгына әзерлек башланды

Халыклар дуслыгы йортында, февраль аенда узачак Түбән Кама районы керәшен мәдәнияте айлыгын үткәрү буенча эшлекле киңәшмә узды. 

Эшлекле киңәшмәдә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының җәмәгать оешмалары һәм милли мәсьәләләр белән элемтә бүлеге начальнигы Радик Шәйдуллин, Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Оксана Малова, «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина, активистлар һәм идарә әгъзалары Эльмира Гыйльметдинова, Ольга Афонова, Роза Әхмәтова, Екатерина Володина катнашты.

Керәшен мәдәнияте айлыгы программасы берничә мәдәни-агарту чараларын үз эченә ала. Айлыкта этнографик күргәзмә, фотокүргәзмә, осталык дәресләре оештырылачак, социаль челтәрләрдә керәшен халкы традицияләре, йолалары яктыртылачак. Түбән Кама районы керәшеннәренең фольклорына, көнкүрешенә, танылган кешеләренә багышланган видеосюжетлар эшләнәчәк. Ә районыбызда милләте өчен янып торган андый шәхесләребез шактый. 

Керәшен этно-мәдәни җәмгыяте түбәнкамалыларны үткәреләчәк чараларда көтеп кала.

*** 
«Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина һәм керәшен этно-мәдәни җәмгыяте идарәсе әгъзасы Эльмира Гыйльметдинова мәдәният айлыгы кысаларында Троицкий авылында булып, аларның шул исемдәге ансамбльләре һәм авыл халкының кул эшләнмәләре белән танышып, аралашып кайттылар.

Сәхифәдә кулланган фотолар шәхси архивлардан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев