Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Богатырев исемен кушыйк

Күптән түгел шәһәрнең Халык иҗаты йортына яңа исем уйлап табу буенча конкурс игълан ителде. Түбән Кама керәшеннәре дә үз вариантын тәкъдим итеп, шәһәр җитәкчеләренә түбәндәге эчтәлектәге рәсми хат җибәрделәр. «Сүрәкә» халык фольклор ансамбле эше һәм керәшеннәр концертлары 25 ел буе Халык иҗаты йортында барды.Түбән Кама шәһәре һәм районының «Керәшен» этнографик,...

Күптән түгел шәһәрнең Халык иҗаты йортына яңа исем уйлап табу буенча конкурс игълан ителде. Түбән Кама керәшеннәре дә үз вариантын тәкъдим итеп, шәһәр җитәкчеләренә түбәндәге эчтәлектәге рәсми хат җибәрделәр.
«Сүрәкә» халык фольклор ансамбле эше һәм керәшеннәр концертлары 25 ел буе Халык иҗаты йортында барды.Түбән Кама шәһәре һәм районының «Керәшен» этнографик, мәдәни-агарту оешмасы Халык иҗаты йортына Татарстанның атказанган артисты Анатолий Степанович Богатырев исемен кушарга тәкъдим итә.
Анатолий Степанович - Түбән Камада мәдәниятне торгызуда катнашкан шәхесләрнең берсе. Озак еллар актер, аннары Минзәлә дәүләт драма театры директоры булып эшли. Түбән Камада беренче булып профессиональ татар театры булдыра. Т.Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры үз эшчәнлеген 1990 елның 16 мартында оештырылган «Түбән Кама Нефтехим» театр-студиясеннән башлый. Анатолий Степанович 15 ел (1988-2002) Халык иҗаты йортын җитәкли.
Богатыревларның зур гаиләсендә Түбән Каманың мәдәниятенә, шулай ук нефть химиясе тармагына зур өлешен керткән шәхесләр күп. Геннадий Степанович Богатырев - инженер, Түбән Каманың нефть химиясе производствосы комплексын төзүдә һәм оештыруда катнаша, озак еллар «Түбән Кама Нефтехим»ның этиленүткәргечләр идарәсен җитәкли. Михаил Степанович техник углерод заводында җитәкче була.
Түбән Кама шәһәре һәм районының «Керәшен» этнографик, мәдәни-агарту оешмасы фикеренчә, китерелгән дәлилләр нигезендә, Халык иҗаты йорты Татарстанның атказанган артисты Анатолий Степанович Богатырев исемен йөртергә тиеш дип саный».
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев