Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

2018 елда христианнарның дини бәйрәм көннәре:

7 гыйнвар - Рождество. Ходаебыз Иисус Христос туган көн. 14 гыйнвар - Ходаебыз Иисус Христос киселгән көн. 19 гыйнвар - Качману (Крещение). Ходаебыз Иисус Христос чумылган көн. 15 февраль - Сретение. Ходаебыз Иисус Христосны тугачтын кырыгынчы көнне келәү өендә каршы алган көн. 18 февраль - Пручти. Кичерешү көне. 1 апрель...

7 гыйнвар - Рождество. Ходаебыз Иисус Христос туган көн.
14 гыйнвар - Ходаебыз Иисус Христос киселгән көн.
19 гыйнвар - Качману (Крещение). Ходаебыз Иисус Христос чумылган көн.
15 февраль - Сретение. Ходаебыз Иисус Христосны тугачтын кырыгынчы көнне келәү өендә каршы алган көн.
18 февраль - Пручти. Кичерешү көне.
1 апрель - Бәрмәнчек. Ходаебыз Иисус Христосның зурлык белән Иерусалимга кергән көне.
7 апрель - Благовещение. Изге Кыз Марияга пәрештә изге хәбәр әйткән көн.
8 апрель - Пасха. Олы көн. Ходаебыз Иисус Христос үлгәннән терелеп торган көн.
17 май - Вознесение. Ходаебыз Иисус Христос күккә күтәрелгән көн.
22 май - Язгы Микула. Кодрәтләр кылучы Изге Николайның тәнен Бар каласына күчергән көн.
27 май - Тройсын. Апостолларга Святый Тын иңгән көн.
28 май - Святый Тын көне (Духов день).
7 июль - Чумылдыручы Изге Иоанн пагамбәр туган көн.
9 июль - Тихвин иконасын зурлау көне.
12 июль - Питрау. Изге апостоллар Петр белән Павелны искә алган көн.
21 июль - Казанский. Изге Марияның Казан каласында төсе табылган көн.
2 август - Элҗен. Илья пагамбәрне искә алу көне.
9 август - Савыктыручы Изге Пантелеймонны искә алу көне.
14 август - Беренче Спас. Ару Качны халыкка чыгарган көн.
19 август - Урта Спас. Иисус Христос яктырылган көн.
28 август - Изге Кыз Мария бу дөньядан күчкән көн.
29 август - Өченче Спас. Ходайның кодрәт белән тө-шерелгән төсен Константинополь каласына күчергән көн.
11 сентябрь - Чумылдыручы Иоанн пагамбәрнең башы киселгән көн.
14 сентябрь - Симән көн. Изге Симеон Столпникны искә алу көне.
21 сентябрь - Изге Кыз Мария туган көн.
27 сентябрь - Иисус Христос кадакланган Ару Качны торгызган көн.
14 октябрь - Покрау. Изге Кыз Марияның бөркәве көне.
4 ноябрь - Көзге Казанский. Мәскәү каласын дошман халыклардан коткарган көн. Бердәмлек көне.
14 ноябрь - Көҗмә Демиян. Бушлай савыктыручылар Косьма һәм Дамианны искә алу көне.
21 ноябрь - Микайлу. Пәрештәләр башлыгы Архангел Михаилны искә алу көне.
4 декабрь - Изге Кыз Мария келәү өенә кергән көн.
19 декабрь - Кышкы Микула. Кодрәтләр кылучы изге Николайны искә алу көне.
http://www.tuganaylar.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев