Тынычлык проспектында «Машина номерлары күргәзмәсе» барлыкка килде
Якшәмбе көнне яңгыр аркасында Түбән Кама урамнарын су басты.
Бу шәһәр хезмәтләренә генә түгел, автомобиль хуҗаларына да кыенлыклар китерде – су дистәләгән автомобиль номерларын юып төшерде.
Әйтик, Тынычлык проспектындагы 109 нчы йорт каршында номерларның «күргәзмәсе» барлыкка килгән, ә аларның хуҗаларын социаль челтәрләрдә эзлиләр.
Әмма кайбер шәһәр халкы әлеге хәлгә юмор белән карады.
«Юып төшергән номерлар күргәзмәсе»
«Номерларны эзләү хезмәте»
«Сату? 111не алам. Бәясе?»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев