Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Түбәнкамалыларны саф һавада фитнес һәм скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә чакыралар

Якшәмбе, 25 сентябрьдә, Түбән Камада «Дышите свободно» сәламәтлек фестивале узачак. Чара шәһәр мэры Рамил Муллин инициативасы белән оештырылды.

Бәйрәм «Гаилә» паркында узачак. Фестиваль амфитеатр сәхнәсендә башланып китәчәк. Шунда ук барлык кунаклар өчен сулыш органнары авыруларын профилактикалау турында лекция үткәрү планлаштырыла.

Моннан тыш, теләгән һәр кеше «Өченче буын университеты»на кабул итүгә заявка бирә алачак. Түбәнкамалыларга дәвалау физкультурасы буенча дәресләр алу, саф һавада фитнес яки скандинавия йөреше белән шөгыльләнү мөмкинлеге булачак. Спорт дәресләре башланганчы һәм алар тәмамланганнан соң, табиблар катнашучыларга кан басымын һәм пульсны үлчәячәк, шулай ук, сулыш һәм йөрәк тибешен контрольдә тотачак.

Фестиваль 11.00 сәгатькә планлаштырылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев