Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Түбәнкамалыларны 1 декабрьдән тарифлар кыйммәтләнүе турында кисәтәләр

Тарифлар 9 проценттан да күбрәккә күтәрелмәячәк.

Әлегә кадәр яңа елның беренче көннәре узгач кына, халыкны тизрәк айнытыр өченме, коммуналь хезмәтләр өчен бәяләрне арттырып куялар иде, быел 2023 елны көтмәскә, бу елның соңгы аенда ук арттырып куярга уйлаганнар булса кирәк.

Әйе, дөньяда әллә нинди үзгәрешләр була, фән-техника, роботлаштыру, кешенең яшәү-көнкүреш рәвешен җиңеләйтү өстендә эшләү... Бездә бер нәрсә тотрыклы, елга ике мәртәбә коммуналь түләүләр өчен бәя күтәрәләр. 

Россиядә салкын һәм кайнар суга, электр энергиясенә, җылылык, газга һәм каты коммуналь калдыкларны чыгаруга тарифлар агымдагы елның 1 декабреннән кыйммәтләнә. Тарифлар 9 проценттан да күбрәккә күтәрелмәячәк. Уртача алганда, гаиләдә өч кеше булса, квартплата якынча 324 сумга артачак. Аңлатуларынча, бәяләрне гадәтләнгән вакыттан иртәрәк, сигез айга күчерү сәбәбе — җылылык трассалары, суүткәргечләр һәм башка объектлар яңартылу икән.

Татарстанда, әйтик, быелның 1 декабреннән халык өчен газ бәясе 8 процентка, (53 тиенгә) артып, бер кубметры өчен 6,78 сум түләргә кирәк булачак. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, әлеге карарны газны күпләп сату бәясен индексацияләүгә бәйле рәвештә кабул итте, дип яза. 

Электр энергиясе өчен, бер ставкалы тариф 4,68 сум/квт. сәгать тәшкил итәчәк. Стационар электр плитәләре яки электр җылыткычлары булган йортларда яшәүче татарстанлылар 3,58 сум/квт. сәгать түләячәк. Авылларда яшәүчеләргә тариф 3,28 сум/квт. сәгать булачак.

Льготага ия булган кешеләр тыныч йоклый ала, аларның коммуналь хезмәтләре өчен түләүгә каралган субсидияләре, компенсацияләре саклана.

Бәяләр арту хакындагы имеш-мимешләр инде сентябрь ахырында ук тарала башлаган иде. Шуңа бәйле рәвештә халык ничек квартплатаны азрак түләргә дип фикер алыша. Кемдер электр чәйникләрен искеләренә алмаштырырга, суны азрак тотарга, исәпләү приборларын алдау ысулларын өйрәтә.

Ярар, мәкалә ахырында күңелле яңалык җиткереп тә сөендерик әле: Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы белдерүе буенча, быел бәяләр арткач, 2023 елда башка бәяләр күтәрелмәячәк, чираттагысы 2024 елның 1 июлендә генә булачак. Тик монысы да суга сәнәк белән язылмагае... Без инде күптән бүгенге көн белән генә һәм бары тик үз көчебезгә таянып яшәргә өйрәнеп киләбез. 

Гөлфинур Сәләхиева:

«Мин үзем 2024 нче елга кадәр бәяләр күтәрелмәячәк дигәнгә ышанмыйм. Пенсиядә булсам да, совет заманында алган квартирам өч бүлмәле булганга, квартплата түләр өчен эшләп йөргән көнем».

Лилия Зиннәтова:

«Арттыралар да, арттыралар... Алга таба ничек яшәргә — белгән юк. Һич югы түләүләрне үз вакытында түләп баручы кешеләр өчен берәр кызыксындыру чаралары, ташламалар каралсын иде».

РФ субъектлары буенча тарифлар төрлечә: минималь дәрәҗәсе Свердловск өлкәсе өчен билгеләнгән — 2,9%, ә иң зуры — Чечен Республикасында (6,5%). Зурлык икътисад торышы түгел, ә җирле халыкның түләү сәләтенә карап билгеләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев