Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Түбәнкамалылар судка читтән торып мөрәҗәгать итә ала

Электрон сервистан дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы булган һәркем файдалана ала.

Түбән Кама халкы автоматлаштырылган «Правосудие» дәүләт системасы аша ерактан торып судка дәгъва җибәрә һәм эш буенча документларны ала ала. Бу хакта шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моның өчен КФҮгә (МФЦ) мөрәҗәгать итәргә һәм системага бушлай керү мөмкинлеген рәсмиләштерергә кирәк. КФҮ хезмәткәрләре порталда кулланучының шәхси кабинетын булдырырга ярдәм итәчәк. Электрон сервистан дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы булган һәркем файдалана ала.

Электрон форматта тапшырылырга мөмкин булган документлар:

иск гаризасы, административ иск гаризасы, ходатайстволар, шикаятьләр һәм башкалар;
югарыда аталган документларга кушымталар, мәсәлән, дәүләт пошлинасы, ышаныч кәгазе түләү турындагы документлар, бәхәсне җайга салуның дәгъва тәртибен үтәү турындагы документлар, якларның хат алышулары, таләпләрне яки каршылыкларны дәлилләү өчен документлар;
язма дәлил булган документларның электрон образлары.

Шулай ук сервис ярдәмендә бирелгән мөрәҗәгатьне карау барышын күзәтергә була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев