Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Түбәнкамалылар 2 июньгә кадәр тимер акчаларын кәгазь акчага комиссиясез алмаштыра ала

Акциядә билгеле бер банклар катнаша.

20 майдан 2 июньгә кадәр Россиядә «Монетная неделя» акциясе уза, аның барышында гражданнар тимер акчаларын комиссиясез купюраларга алмаштыра ала.

Акциядә билгеле бер банклар катнаша. Аларның исемлеге монетнаянеделя. рф сайтында «Куда идти» бүлегендә урнаштырылган. Түбәнкамалылар ун кредит оешмасыннан берсен сайлый ала.

1997 елдан соң чыгарылган һәм әйләнештә булган барлык тәңкәләр кабул ителә. Күләм буенча чикләүләр юк. Каралган һәм зыян күргән тәңкәләрне дә кабул итәргә вәгъдә итәләр. Үзең белән паспорт алырга һәм алмаштыру тизрәк үтсен өчен, тимер акчаларны алдан ук номинал буенча аерып барырга киңәш ителә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев