Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Түбән Кама сәнәгать зонасындагы предприятиедә янгын чыккан

Зыян күрүчеләр юк.

12 декабрьдә Түбән Кама сәнәгать зонасында янгын чыккан. Татарстан буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, янгын каучуклар бүлеп чыгару цехында чыккан, ашыгыч хезмәтләргә чакыру 14:38дә килгән.

Түбән Кама янгын-коткару гарнизоны вакыйга урынына оператив рәвештә килеп җитә. Янгын мәйданы тәгаенләнә.

Цехтан мөстәкыйль рәвештә 72 кеше чыкты, зыян күрүчеләр юк. 

«Предприятие хезмәткәрләренең һәм шәһәр халкының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый. Предприятие штат режимында эшли. Вәзгыять килеп чыгу сәбәпләрен эчке тикшерү башланды», — дип шәрехләделәр «Түбән Кама нефть химиясе» матбугат хезмәтендә .

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев