Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин аягын сындырган

Рамил Муллин үзе моңа юмор белән карый.

Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин хезмәттәшләре белән футбол уйнаганда аягын сындырган. Башта ул җитди травма алуын аңламаган. Икенче көнне генә аягы сынуы билгеле булган. Бу турыда районның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Хәзер Рамил Муллин култык таяклары белән йөри, ләкин уенда командасының җиңүен сөенеп искә ала.

Травма алуына карамастан, ул спортны ташламаган, көн саен спортзалга йөри. «Аяк сынган килеш нәрсә эшләп булса, барысын да эшли», — ди матбугат хезмәте җитәкчесе Яна Енькова.

Рамил Муллин үзе моңа юмор белән карый, «кулларга яхшы тренировка, култык таякларында йөрү гади түгел икән», ди.

Ул 2023 елны Сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше ел дип игълан иткән иде. «Ел башыннан мин челлендж җибәрдем — спортта 365 сәгать, бөтен кешене кушылырга чакырам», — ди ул. Аны төрле оешмалар, идарәләр, гади кешеләр хуплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев