Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Түбән Кама имам-мөхтәсибе сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне диспансеризациягә һәм чәйгә чакырды

Чара җомга көнне, 19 июльдә, Үзәк Җәмигъ мәчете территориясендә узачак.

Түбән Кама һәм Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих Хәзрәт Ибраһимов шәһәр халкын күчмә диспансеризация үтәргә чакыра. Чара җомга көнне, 19 июльдә, Үзәк Җәмигъ мәчете территориясендә узачак.

Сәгать 8:30дан табиблар буйны, авырлыкны үлчәячәкләр, ЭКГ ясап, кан басымын тикшерәчәкләр һәм кан алачаклар. Шулай ук флюорография, маммография узарга мөмкин булачак.

«Ә барлык процедураларны узгач, без сезнең өчен тәмле татар чәен оештырачакбыз», — дип билгеләп үтте Салих Хәзрәт Ибраһимов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев