Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Түбән Кама гинекологлары 37 яшьлек хатын-кызның эченнән футбол тубы зурлыгындагы шешен алган

Операция 45 минут дәвам итә.

Түбән Камада яшәүче 37 яшьлек хатын-кыз поликлиникага эченең кискен авыртуына зарланып мөрәҗәгать итә. Аны 2 нче гинекология бүлегенә хастаханәгә салалар. Бу хакта Түбән Кама үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерүләрдән соң, пациентканың аналыгында футбол тубы зурлыгындагы миома барлыгы ачыклана. Бүлек мөдире Эльмира Магомедова һәм аның ассистенты табиб-гинеколог Ирина Божко операция үткәрәләр, ул 45 минут дәвам итә. Өч зур төенне алганнан соң, гинекология бүлеге белгечләре пациентның аналыгын өлешләп торгыза.

«Безнең бурыч — операциядән соң бу хатын-кызның әни булу мөмкинлеген саклау иде. Безнең өчен иң мөһиме — аналыкның бөтенлеген саклау, сыйфатлы итеп тегү булды. Хәзер безнең пациентны тернәкләнү курслары көтә, ә без барыбыз да аның күптән көтелгән ана булу бәхетенә ирешүен көтәчәкбез», — дип сөйләде табиб Эльмира Магомедова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев