Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Трамвайдан автобуска бушлай күчеп утыру өчен яңа тариф кертелә

1 сентябрьдән Түбән Камада трамвайдан автобуска бушлай бер тапкыр күчеп утыру өчен «Күчеп утыру» дигән яңа тариф кертелә.

Бу хакта хакимиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге транспорт картасы буенча пассажир 45 минут эчендә трамвайдан автобуска яки автобустан трамвайга бер тапкыр күчеп утыра алачак. Юл билеты тулыландырылганнан соң бер ай гамәлдә булачак.

Транспорт картасын шәһәрнең теләсә кайсы почта бүлегендә сатып алырга мөмкин. Аны social-card.ru сайтында, ТР Дәүләт хезмәтләре порталында, почта бүлегендә яки «Ак Барс» банкында тулыландырырга була.

Билетны онлайн рәвештә тулыландыру өчен 10 санлы транспорт картасы номерын кертергә, кирәкле билетны сайларга кирәк. Түләү – банк картасы яки тиз түләү системасы аша (СБП). Транспорт картасын кондукторның терминалында активлаштырырга кирәк булачак.

Тулырак мәгълүматны social-card.ru сайтында яисә 8 (904) 670-77-57 телефоны буенча белергә була. Башкарма комитеты гражданнардан әлеге транспорт хезмәтенең сыйфаты буенча мөрәҗәгатьләр кабул итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев