Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Татарстанлылар мобилизацияләнгән якыннарына хатларны кыр почтасы белән җибәрә ала

Кыр почтасы эшли башлады.

Россия Саклану министрлыгы махсус хәрби операция зонасында кыр почтасы эшен оештырды. РФ Кораллы Көчләренең фельдъегерия-почта элемтәсе бүлекләре хатларны тапшыру белән шөгыльләнә.

Хәзерге вакытта махсус операция зонасындагы ир-атларга хат язу өчен аның хәрби частенең номерын белергә кирәк. Мобилизацияләнүчегә хәрби часть номерын чакырылу белән хәбәр иттеләр һәм ул номер үзгәрмәгән.

Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында якыннары мобилизацияләнгән туганының хәрби часте номерын белмәсә, алар муниципаль берәмлекнең хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә ала. Аларның телефон номерлары Татарстан Хәрби комиссариатының рәсми сайтында бирелгән.

Хат гади почта конвертында җибәрелә, адресны үрнәк буенча язарга кирәк:

103400, Мәскәү — 400, алга таба хәрби часть номеры. Алар гади хат кебек китә.

Хәрбиләр шулай ук якыннарына хат җибәрү мөмкинлегенә ия. Моның өчен һәр хәрби почта конвертлары һәм язу кирәк-яраклары белән тәэмин ителәчәк.

Фото: freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев