Татарстанда транспортта йөрүгә, даруларга һәм тәрбиягә алган балалар өчен субсидияләр арта
2023 елда Татарстанда айлык социаль түләүләр индексацияләнәчәк.
ТР премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарны имзалаган.
Анда билгеләп үтелгәнчә, яңа коэффициент кертеләчәк, ул 1,061 тәшкил итә. Шулай итеп, түләү күләме 581 сумнан 11,9 мең сумга кадәр була.
Алар түбәндәгечә бүленәчәк:
хезмәт ветераннарына һәм дәүләт бүләкләренә ия булучыларга ай саен – 581 сум;
ятим балаларга: мәктәпкәчә яшьтәге балаларга – 10326 сум, мәктәп укучыларына –11 907 сум;
ятим балаларга транспортта йөрүгә – 354 сум;
пенсионерларга транспортта йөрүгә – 581 сум;
ялгыз аналарга 1 014 сум каралган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев