Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Татарстанда киләсе атна башында кырау төшәргә мөмкин

Явым-төшем ихтималы аз.

Ялларда Татарстанда салкынайта, киләсе атна башында кырау төшәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, иртәгә республикада +25 градус җылылык көтелә, җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Шимбә көнне яңгыр, яшен һәм көчле җил фаразлана, җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +8..+13 градус, көндез +13..+18 градус, көнчыгыш районнарда +24 градуска кадәр көтелә.

7 майда төбәккә төньяк киңлекләрдән салкын һава килә башлый. Төнлә +1..+6 градус, урыны белән +10 градуска кадәр җылы була. Көндез һава температурасы +8..+13 градустан артмаячак. Җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көтелә, урыны белән җепшек кар яварга мөмкин.

«Киләсе ике тәүлектә, 8 һәм 9 майда, республика салкын көнбатыш антициклон перифериясендә була. Явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы 0..+3 градус һәм урыны белән туфракта −3 градуска кадәр кырау көтелә. Көндез һава температурасы +9..+15 градус», диелгән Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең якынча фаразларында.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев