Татарстанда юл-транспорт һәлакәтенә ешрак эләгүче машина йөртүчеләрнең исемнәре аталды
Статистика буенча мәгълүматны «Согласие» иминият компаниясе тәкъдим итә.
Быел Татарстанда юл-транспорт һәлакәтенә ешрак Альбина исемле автомобиль хуҗалары эләгә (33%).
Икенче урында — Екатерина (32 %), өченчедә — Роман (27 %). Статистика буенча мәгълүматны «Согласие» иминият компаниясе тәкъдим итә.
Валентина, Дамир һәм Руслан исемле йөртүчеләр, киресенчә, иң сак шоферлар булып чыккан — бу исемнәрне йөртүчеләр белән 2023 елда бер генә авария дә теркәлмәгән.
Россиягә килгәндә, монда антилидерлар өчлеген Регина, Данил һәм Дарья исемле йөртүчеләр тәшкил итә. Шунысы кызык, Мәскәү төбәгендә юл-транспорт һәлакәтенә эләккәннәрнең яртысы диярлек Спартак исемле.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев