Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Татарстанда ит арзанайган, ә яшелчә кыйммәтләнгән

Барын да күбрәк кыяр кыйммәтләнгән.

Республикада 21-28 ноябрьгә кадәрге чорда кайбер яшелчәләр кыйммәтләнгән. Аның каравы, ит арзанайган, дип яза Ватаным Татарстан.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, бер атна эчендә кыяр барыннан да күбрәк кыйммәтләнгән. Яшелчә бәясе 12%ка артып, килосы 102 сумнан 114 сумга җиткән. Моннан тыш кәбестә хакы 4%ка үскән (килосы 18 сум булган). Суган һәм бәрәңге 2,5%ка кыйммәтләнгән. Хәзер аларның бер килограммы 26 һәм 25 сум тора.

Шушы чорда банан бәясе — 87 сумга, сөт — 62, эремчек — 349, он — 44, карабодай — 84 сумга кадәр күтәрелгән.

Шул ук вакытта ноябрь ахырында ит арзанаеп, сыер ите — 486 сум, дуңгызныкы — 276 сумга, тавык ите — 154 сумга калган. Сарык ите үзгәрмәгән: килосы 570 сум.

Узган атнада ит ризыклары бәясе дә төшкән. Бер кило сосиска бәясе — 381сум, ярымысланган колбаса — 502, пешкән колбаса — 398 сум тәшкил итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев