Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Татарстанда дөге, карабодай һәм тары ярмасына бәяләр төшкән

Моннан тыш, он, тоз һәм шикәр арзанайды.

Татарстанда 12 декабрьдән 19 декабрь аралыгында карабодай, дөге һәм тары ярмасына бәя төшкән. Яшелчәләр, киресенчә, кыйбатланган. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

Карабодай ярмасының бәясе 1,5% ка — килограммы өчен 83,2 сумнан 82 сумга кадәр кимегән. Бу вакыт эчендә тары 1,3% ка — килограммы өчен 43,5 сумнан 42,9 сумга кадәр, дөге бәясе 89,7 сумга кадәр төште.

Моннан тыш, он, тоз һәм шикәр арзанайды. Бер килограмм он — 43 сум, шикәр — 60 сум, тоз 14 сум тора.

Шул ук вакытта бу җиде көн эчендә кыяр, бәрәңге һәм суган кыйммәтләнде. Кыяр 5,5% ка, килограммы өчен 149 сумга, суган килограммы өчен 9% ка, ә бәрәңге 4,7% ка — 27,5 сумга кадәр күтәрелде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев