Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Шәһәрдә барлык мәктәпләрнең башлангыч сыйныфлары биш көнлек уку атнасына күчә

Быел Түбән Каманың һәм Кама Аланы бистәсенең барлык мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар биш көнлек уку атнасына күчә.

Моннан тыш, мәктәп укучыларының һәр көне гимн һәм флаг күтәрүдән башланыр дип көтелә.

Шулай ук, балаларга яңа дәресләр керә башлаячак. Мәсәлән, башлангыч сыйныфлар тарихны, ә өлкән сыйныфлар программалаштыру телләрен өйрәнәчәк.

Ковид аркасында чикләүләргә килгәндә, әлегә аларны кертергә җыенмыйлар.

Быел Түбән Камада парта артына 32 меңнән артык укучы утырачак.

Беренче сентябрьдә тагын ике яңа мәктәп – «Адымнар» полилингваль комплексы һәм 38 нче лицей ачылачак. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев