Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Россиядә эсселек сәбәпле эш көнен кыскартырга тәкъдим иттеләр

Төзәтмәләр РФ Торак кодексының 92 маддәсенә кертелергә мөмкин.


Эсселек сәбәпле эш көнен кыскарту турындагы закон проекты Дәүләт Думасына тапшырылачак. Документ авторы һәм депутат Борис Чернышов шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Спикер билгеләп үткәнчә, элегрәк Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) эсселек сәбәпле эш көнен кыскартырга тәкъдим иткән иде, әмма ведомствоның тәкъдиме киңәш бирү характерында гына. Өстәвенә, сораштырулар күрсәткәнчә, эш бирүчеләрнең 50 проценттан артыгы әлеге киңәшләрне үтәми. Закон хупланган очракта, мондый норманы үтәү мәҗбүри булачак, дип аңлатты Чернышов.

Тәкъдим ителгән закон проекты нигезендә, эш бирүче хезмәткәр таләбе белән температура 28,5 градуска күтәрелсә эш сәгатен — 1 сәгатькә, 29 градустан артса — 2 сәгатькә, 30,5 градуска җитсә 4 сәгатькә киметергә тиеш.

Төзәтмәләр РФ Торак кодексының 92 маддәсенә кертелергә мөмкин. Аларның максаты — хезмәткәрне югары температура йогынтысыннан саклау һәм имин хезмәт шартларын тәэмин итү.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев