Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Россиядә 2024 елдан газ бәяләре артачак

Соңгы тапкыр бәяләр 2022 елның беренче декабрендә 8,5 процентка күтәрелгән иде.

Россиядә 2024 елның июленнән газ бәяләре 8 процентка артачак.

Тагын бер арту 2025 елның июлендә булачак, бу Федераль монополиягә каршы хезмәтнең 12 июльдәге боерыгы буенча эшләнә.

Бәя арту кулланучыларның барлык категорияләренә — халыкка да, сәнәгатькә дә кагыла. Әйтик, киләсе елның июленнән Татарстанда мең кубометр газ өчен бәя 5 482 сум тәшкил итәчәк, ә 2025 елдан — 5 921 сум.

Хәбәр ителгәнчә, акчалар төбәкләрне социаль газлаштыруга һәм кулланучылар өчен яңа газүткәргечләр төзүгә юнәлдереләчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы тапкыр бәяләр 2022 елның беренче декабрендә 8,5 процентка күтәрелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев