Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Рамил Муллин Түбән Кама мэры итеп сайланды

19 сентябрь сессиясендә шәһәр Советы депутатлары Рамил Муллинны Түбән Кама мэры итеп сайлады.


Аның кандидатурасын «Бердәм Россия» фракциясе тәкъдим итте. Рамил Муллин әлеге постка бердәнбер кандидат була. Депутатлар Муллин кандидатурасын бертавыштан хуплады.

Исегезгә төшерәбез, Рамил Муллин узган елның 4 октябрендә Татарстан премьер-министры Алексей Песошин тәкъдиме белән шәһәр һәм район Советларының чираттан тыш сессияләрендә Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп билгеләнде. 10 ноябрьдә Түбән Кама муниципаль районы Советы депутатлары Рамил Муллин  кандидатурасын  хуплады.

Сентябрь аенда Рамил Муллин шәһәр Советына сайлауларда җиңеп, шул уңайдан, Башкарма комитет җитәкчесе вазифасыннан китте. Хәзер бу вазыйфаны Роман Булатов башкара.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев