Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Ишеттегезме?

Мина куелу турындагы хәбәр аркасында шәһәр судын эвакуацияләгәннәр

3 август көнне иртән шәһәр судын эвакуацияләгәннәр. Бу бинага мина куелу турындагы хәбәр килгән аркасында булган.

Бу хакта НТР 24 телеканалы хәбәр итә.

Бинага ашыгыч хезмәтләр килгән. Хәзер урында кинологлар эшли.

Исегезгә төшерәбез, бу инде беренче очрак түгел. Июль аенда Түбән Камада мина куелу турындагы хәбәр аркасында шәһәр судын эвакуацияләгәннәр иде. Ул чакта тикшерү вакытында шартлаткыч җайланмалар табылмаган. Шул ук көнне шәһәрдәге тагын берничә объектка бомба салынуы турында ялган хәбәр килгән иде.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев