Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Менделеевскидагы яңа арт-киңлек Россиянең рекордлар китабына кертелергә мөмкин

Арт-объект «Пастернак укулары» фестивале өчен булдырылган.

Менделеевскидагы «Атмосфера» пыяла гөмбәзе Россиянең рекордлар китабына керергә дәгъва итә. Арт-киңлек «Пастернак укулары» фестивале өчен булдырылган.

Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев сүзләренчә, хәзер Россиядә ел әйләнәсе эшләүче иң зур гөмбәзнең мәйданы 400 кв. м., ә Менделеевскида — 706 кв. метр.

«Пастернак укулары» фестивале Менделеевскида 15-17 сентябрьдә узачак. Чарага дөньяның төрле почмакларыннан — Казахстан, Көньяк Корея, Кытай һәм башка илләрдән кунаклар киләчәк, дип ассызыклады Беляев «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә. Гөмбәзне 23 августта ачу планлаштырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев