Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Мамадышта SunnyФест креатив чаналар фестивале узачак

Ярышларның приз фонды — 150 мең сум.

11 февральдә Мамадышта җиденче тапкыр SunnyФест Бөтенроссия креатив чаналар фестивале узачак. Таудан чана белән төшүдән тыш, чара программасында киез итекләр киеп хоккей уйнау, балалар өчен уеннар һәм конкурслар, кёрлинг, чаңгыда йөгерү, аркан тарту, боланнарда шуу да каралган. Фудкорт эшләячәк.

Фестивальне ачу тантанасы 10.00 дә булачак. Беренче узыш 10:30 сәгатькә билгеләнгән.

Фестивальне Мамадыш районы хакимияте оештыра. Ярышларның приз фонды — 150 мең сум. Аның өчен төрле шәһәрләрдән, эре компанияләрдән һәм кечкенә предприятиеләрдән катнашучылар, гаилә экипажлары көрәшәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев